Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы 1 миллионга кадәр артырга мөмкин

2025 елның 1 февраленнән ана гаилә капиталы күләме беренче балага 756,7 мең сум, икенче һәм өченче балага – 1 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин, ләкин кайбер шартлары бар.

news_top_970_100
Ана капиталы 1 миллионга кадәр артырга мөмкин
"Татар-информ" архивы

Дәүләт Думасының 3 фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балага ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыру турында закон проектын әзерлиләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.

Инициатива фракцияара, аңа ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – хакыйкать өчен» депутатлары кул куйган, дип хәбәр итә Нилов.

«Закон проекты белән «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Федераль законның 6нчы статьясындагы 1нче өлешенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. 2025 елның 1 февраленнән ана гаилә капиталы күләме беренче балага 756,7 мең сум һәм икенче балага – 1 млн, шулай ук өченче балага да 1 миллион сум тәшкил итәчәк, әгәр элек дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чараларына хокук барлыкка килмәгән булса», – диелә текстта.

2024 елның 1 февраленнән Россия Федерациясендә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде. Түләү күләме: беренче балага 631 мең сум, икенче балага 834 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 203 мең сум тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100