Шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Җәлилова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа шигырен тәкъдим иткән.
«Көчле булган бу, ахирәт! Актуаль», – дип язган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова.
«Әйе, заманага аваздаш», – дип җавап биргән дустына шагыйрә.
«Ана этләр заманына калдык...
Дөньяны да бутый ана эт.
Бәрхет чәчәк эзләп гомер үтте:
Чәчәк бар да, таҗы саен – бет....
Кемнәрдәндер калган төпчек имеп,
Үзалдына үзе сүгенеп,
Баянымы, гармунымы шунда –
Тез башына китте сүтелеп...
Сәрхүш дөньясында ялгыз иде –
Әллә Бауман, әллә Варшава,
Әллә яңгыр коя чиләк белән –
Бөтен халык өйгә ашыга.
Тот кулчатыр, тамагың да ачтыр?
«Җаным сызлый, монда – ачыта,
Син кем булдың?» Йөрәк турын уып,
Ул үтәли бакты. Хәситә!
Сул йодрыкта ачу белән кыскан
Хәситәдән тама иде кан:
Таш бизәлгән чүпрәк елый иде,
Һәм ир елый, тәмәке тарткан...
Һәм күк елый. Кулчатырны учлап,
(Артык персонажлар кирәкме?)
Син тынычлан, димен, вакыт – дәва,
Ул дәвалый белә йөрәкне!..
«Син өйрәтмә, маңка, син яшь әле,
Бу дөньяда мыскал юк аклык!
Эчеп үләм, дисәң, үлеп булмый –
Үләргә дә кирәк батырлык!..»
Су күрмәгән чәчтән яңгыр акты,
Буыла-буыла ютәл кузгалды,
Хәситәгә битен сөртә-сөртә
Әй сөйләнде сәрхүш үзаллы:
«Ана этләр... Ана этләр басты
Чәңгелдиләр ярып колакны!..»
Кулчатырым калды яңгыр эчеп,
Ике йөзлек – үбеп асфальтны...
...Ана этләр заманына калдык...