Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ана даны» медале алган 7 балалы ана торак шартларына зарлана: өй баннер белән тышланган

news_top_970_100

Әлмәт районының Новотроицкое авылында яшәүче күп балалы ана Гүзәл Зуйкова 7 ел буе торак шартларын яхшыртуга чиратта тора. Ул 43 квадрат мәйданлы агач йортта ире һәм 7 баласы белән яши.

Гүзәл – волонтер, «Мир добрых людей» штабын җитәкли, «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән: 3 кыз һәм 4 малай тәрбияли. Балаларның барысы да янәшә йоклыйлар: кызлар – әниләре белән, малайлар әтиләре белән, 3 зур бала – диванда. Кыш көне өйне стенасына реклама баннеры ябыштырып җылыталар. Гүзәл 7 ел элек опекага алган тагын 1 малайны уллыкка алырга тели – ул эчкече әтисеннән качып киткән. Ләкин аны гаилә балалар йортыннан ала алмый – закон буенча, өйдә урын юк.

Зуйковлар торак шартларын яхшыртуга документларны 2017 елда ук тапшырганнар. Аларны мохтаҗ дип таныганнар, ләкин хатын-кыз прокуратурага һәм Тикшерү комитетына барганчы, чират күчмәгән.

Узган атнада гаиләгә Торак фондында Казанда вариантлар булуын әйткәннәр. Бер көннән соң яңа хәбәр килгән: йортның стеналары җимерелмичә, гаиләне күчермәячәкләр, дип яза «Маш иптәш» телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100