Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана булу бәхете

Бала табу вакыты җитте. Озак вакыт җәфаланганнан соң, Алсу бөтенләй хәлдән тайды. Көчәнергә хәле дә, теләге дә калмады. Акушерка моны аңлап, Алсуның битенә гөрселдәтеп сукты. Әле бер ягына, әле икенче.

news_top_970_100

Алсуның икенче тапкыр йөккә узуы авыр вакытка туры килде. Беренче баласы Илназга нибары дүрт яшь иде. Ул вакытта Алсуның әтисе бөер авыруыннан үлде, ә әнисе баш авыртуына зарланып, хастаханәдә ятты. Бер бәхетсез, гел бәхетсез, дигәндәй, тетрәндергеч хәбәрләр өсте-өстенә өелде. Абыйсы аның өчен кайгырып:

Алсу, бәлки, баланы алдырырга? Илназ да бәләкәй бит әле. Сәламәт бала табар өчен яхшы вакыт түгел. Әниебез дә авыр хәлдә, - дип, күңелен төшерде. Бер тапкыр ана бәхетен татыган Алсу, бу адымга мәңге бармаслыгын әйтте, - Ходай биргән баладан ничек баш тартыйм инде? Зур гөнаһ бит ул.

Көннән көн әнисенең начарая барган хәле, әтисен югалту кайгысы, каршы торган туганнары – барысы да, аны аяктан егарга торган сыман булып тоелды. Әмма бала шатлыгы анарда яшәргә дәрт бирде. «Метеорит төшсә дә, баламны табам», диде.

Тугыз айдан соң

Ана кеше «үләм» дигәндә генә бала дөньяга килә, диләр. Табар вакыты җиткәч, Алсу бүлмә буйлап арлы-бирле йөрде. Авыртуы башына менде аның. Уена әллә нинди хатирәләр, җырлар, шигырьләр килде. Берзаман, мәктәп елларында ятлаган Николай Некрасовның шигырен исенә төшереп, сөйли башлады:

«Надрывается сердце от муки,

Плохо верится в силу добра,

Внемля в мире царящие звуки

Барабанов, цепей, топора».

Бала табу вакыты җитте. Озак вакыт җәфаланганнан соң, Алсу бөтенләй хәлдән тайды. Көчәнергә хәле дә, теләге дә калмады. Акушерка моны аңлап, Алсуның битенә гөрселдәтеп сукты. Әле бер ягына, әле икенче.

Көчән, җүләр, баланы табарга кирәк! Кабатла минем арттан! – дип, муенындагы тамырлары күренә башлаганчы, көчәнә башлады. Менә ул үз эшенең остасы!

Алсу, йокысыннан уянган кебек, акушерка артыннан кабатлады. Ана кешенең йөрәге и өзгәләнде, и өзгәләнде. Ходай да Алсуның җәфаланганын сизде булса кирәк. Ниһаять, бу якты дөньяга бала тавышы яңгырады. Әни кешенең күзләреннән яшьләр тамды. Кечкенә бәбине күрү белән, барлык авыртулар онытыла икән шул. Бала бәхете бөтенесен оныттыра. Алсу тыныч кына сулап, «Аллага шөкер» диде.

Акушерка, йомшара төшеп, Алсуның янына килде. «Сез мине гафу итегез инде сукканга. Бүтән чыгу юлын күрмәгәнгә генә бу адымга бардым», – диде. Ә Алсу аның турында оныткан иде инде.

Балага Исмагыйль дип исем куштылар. Бу исем «Ишетсен Ходай» дигән мәгьнәгә ия. Алсу үзенең хис-кичерешләрен шушы бер исемгә сыйдырды.

Исмагыйль исә бик тә тынычсыз булды. Сәбәпсез елады да елады. Авырткан җире дә юк иде. Баланың әтисе Закир тавышка түзә алмыйча, төннәрен тәмәке тартырга тышка чыгып китә башлады.

Йолдызлар санап утырганчы, баланы тибрәтергә булышсаң иде, ичмасам, –диеп тә карады Алсу.

Акча да эшлә, бала да кара. Төнлә йокламаган да җиткән. Эштә йөрим аннары авыз ачып, – диде Закир, эскәмиягә утырып.

Бала карауда әти кеше дә үз өлешен кертсә, яхшы инде ул. Әмма менә шундый кырыс гаилә башлыгы булганда, хатын-кызга авыр туры килә.

Алсу исә дүрт яшьлек Илназны, яңа туган Исмәгыйльне карап, бөтенләй хәлсезләнде. Күз төпләре кара янып, йөзе агарды. Йокысы туймаганлыктан, кая гына утырса да, шунда черем итә башлады.

Бу ялларга Алсуның абыйсы Фаяз кайтты. Ул ир кеше булса да, хатын-кыз эшеннән курыкмый иде. Табак-савыт юу, идән себерү, керләрне барлау кебек эшләрне бик теләп башкарды.

Төшке аштан соң, урын җирендә баланы имезгәндә, Алсу йокыга китте. Исмәгыйль елаганны ишетеп, Фаяз баланы кулына алырга булды. Озак кына тибрәткәч, ул баланы үз каравытына яткырды. Янына ятып, балага карап торды. Аның күз каршында бөтенләй гөнаһсыз бала ята бит! Ул шундый кечкенә. Фаяз апасына баланы алдыртырга өндәгәненә үкенеп куйды. Шул уйларны башында әйләндереп, йокымсорады.

Ничәдер минуттан соң, Исмәгыйль кабат елап җибәрде. Алсу бу тавышка коты алынып, күзләрен шарландырып:.

Үтерәләр баланы, изәләр, таптыйлар! – диде.

Фаяз сискәнеп китте.

Нәрсә булсын аңа, сеңел, әнә нинди баһадир үсә. Тамагы ачыккандыр, – ди.

Алсу баланы кулына алды. Ә нәни шунда ук елаудан туктады. Ана белән бала арасында булган бәйлелекне аңлатып бетерерлек түгел шул. Әни булу бәхетен татыр өчен хатын-кызга зур сынаулар аша үтәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100