news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана бер атна күңел ачып йөргәндә 3 яшьлек бала өйдә ачтан үлгән

news_top
Ана бер атна күңел ачып йөргәндә 3 яшьлек бала өйдә ачтан үлгән
Социаль челтәр

Киров өлкәсендәге яшь ана социаль челтәрдә, кызын туган көне белән котлап, постлар урнаштырган вакытта бала ачтан үлгән. Бу хакта "Life" басмасы яза.

Өч яшьлек баланы әнисе бер атнага өйдә ташлап калдырган. Баланың әнисе - 23 яшьлек Мария К. бер атналап күңел ачып йөргән. Ул вакытта бала өйдә сусыз, ризыксыз торган.

Фото: © Социаль челтәр

Әни кеше социаль челтәрләрдә үзенең «яхшы әни» булуын күрсәтеп барырга онытмаган. Бала үлгән көнне әнисе социаль челтәрдә кызын 3 яшьлек туган көне белән котлап пост урнаштырган.

Фото: © Социаль челтәр

Мария кызы турында «минем тормышым», «фәрештәм» дип язган. Баласына «иң бәхетле һәм сәламәт бул», дип теләгән. Постка баласын үбеп торган фотоны куйган.

Шул ук вакытта хатын-кыз сторисларда ир-атны кочаклаган фотолар урнаштырган. Фото астына «Бәхет янәшә» дип язган. Бу фото бер атна элек куелган.

Фото: © Социаль челтәр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар