Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана белән ун айлык сабыйны аю ботарлап ташлаган

Кышкы йокыдан уянып, кешеләргә һөҗүм иткән ерткычны гаилә башлыгы атып үтергән.

news_top_970_100
Ана белән ун айлык сабыйны аю ботарлап ташлаган

Канаданың Юкона дигән торак пунктында коточкыч вакыйга булган. Гризли аюы кышкы йокысын бүлеп, өненнән чыккан. Ерткыч 37 яшьлек хатынны һәм аның ун айлык баласын ботарлап ташлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига вакытында әти кеше өйдә булмый. Гермунд Ресхольт исемле тәҗрибәле аучы өенә кайтып килешли аю күреп ала. Аучы ерткычны атып үтерә. Шуннан соң йорт бусагасына килеп җитә һәм коточкыч хәл күрә: аның хатынын һәм күкрәк баласын аю ботарлап ташлаган.

СВС каналы хәбәр иткәнчә, бу гаилә әлеге урынга өч ай элек килеп урнаша. Валери исемле хатын — француз теле укытучысы, ул декрет ялында була. Гаилә цивилизациядән читтә яшәп торырга ниятләп, бирегә килеп урнаша.

Валери баласы белән урамда йөргән булуы ихтимал. Шул вакытта аю килеп чыккан. Хатын ерткычтан качмакчы була, өенә таба йөгерә. Ләкин аю бала белән хатынны куып җитә һәм ботарлап ташлый, дип фаразлыйлар.

Валери бик актив хатын була. Ул кешеләр белән аралашырга ярата, хайваннарга да яхшы карашта була.

Канаданың Әйләнә-тирәлек министрлыгы гризли аюының ни өчен кышкы йокыдан бүленеп уянганлыгын ачыклый. Ерткычның кешеләргә һөҗүм итүе сәбәпләрен, аңларга тырышалар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100