news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана белән ике баласы янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр ике катлы агач йорт хәрабәләре арасыннан 38 яшьлек хатын, 15 яшьлек үсмер малай, 14 яшьлек кыз мәетен тапкан.

news_top
Ана белән ике баласы янып үлгән

Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендәге Байкальская урамында 8 ноябрьгә каршы төндә янгын чыккан. Агач борыслардан ике катлы итеп төзелгән йортка ут капкан. Янгыннан соң ике бала һәм аларның анасының мәетләрен тапканнар. Бу турыда БСТ каналы хәбәр итте.

Йорт хәрабәләре арасында 38 яшьлек хатын, 15 яшьлек үсмер малай, 14 яшьлек кыз мәетен коткаручылар күреп алган. 

Ана һәм аның ике баласы төтен исеннән агуланып үлгән дип фаразлыйлар.

Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар