Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана белән бала утырган машинаны урлап киткәннәр

Әти кеше машина двигателен сүндермичә генә банкоматка кереп киткән булган.

news_top_970_100
Ана белән бала утырган машинаны урлап киткәннәр

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче ир-ат машинасыз кала язган. Аның хатыны белән баласы утырган иномаркасын бер ир-ат урлап киткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Бер ир-ат машинасын Тынычлык урамында калдыра. Аның хатыны һәм 16 яшьлек улы да машинада була, ул двигательне дә сүндерми тора. Үзе исә банкомат янына китеп бара.

Көтмәгәндә генә машина янына билгесез ир-ат килеп чыга, руль артына утыра һәм машинаны алып китә башлый. Тик бу кеше идарәне югалта һәм ун метр киткәч, бина стенасына барып бәрелә.

Урынга килеп җиткән ЮХИДИ хезмәткәрләре машинага рөхсәтсез утырган кешене кулга ала. Бу кеше — биредә яшәүче 34 яшьлек ир-ат, исерек була.

Башлангыч версия буенча, ир-ат урамнан узып барышлый, двигателе эшләп торган машинаны, аның руле артында кеше булмавын күреп ала. Ул бу машинада йөреп кайтырга уйлый. Тик машинага кереп утыргач, анда кешеләр барын күреп ала, әле җитмәсә үзе исерек тә була. Шулай итеп машина авариягә очрый. Бәхеткә, беркем дә имгәнми.

«Хендай Элантра» машинасын урлап китү турында Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә хәбәр иткәннәр. Машина урлау буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100