news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана баласын үтереп Агыйделдә батырган?

Тикшерүчеләр барлык версияләрне дә карый. Шул исәптән ана баласын батырып үтереп, үзенә-үзе кул салу очрагын да.

news_top
Ана баласын үтереп Агыйделдә батырган?
Башкорстанның Бөре районында хәбәрсез югалган 32 яшьлек хатын мәетен тапканнар. Бу турыда "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте. 

Хатын мәетенең Агыйдел елгасында табылганы билгеле булган. Агентлык, хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән, шул хакта язды. 

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. "Ихтимал булган бөтен версияләр карала. Шул исәптән, баланы анасы батырып үтерү һәм үзенә-үзе кул салу очрагы да", -дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. 

Бөре районының бер авылында яшәүче хатын баласын алып, 15 сентябрьдә чыгып киткән булган.  Шуннан соң 32 яшьлек хатын һәм аның баласы югалу турында социаль челтәрләрдә хәбәр таралган. 
16 сентябрьдә "кече яшьтәге баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Баланың анасын 19 сентябрьгә кадәр эзләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар