Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ана баласын кулында тотып кала алмаган...»: Италияне су баскан

news_top_970_100
«Ана баласын кулында тотып кала алмаган...»: Италияне су баскан

Италиянең көнчыгышында – Әдрән диңгез ярында, Анкона провинциясе тирәсендә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 4 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә ике бала да бар, дип яза La Repubblica.

50 кеше тән җәрәхәтләре алган. Алар арасында шок хәлендә булучылар һәм туңучылар да бар. Шәһәрләрдә беренче катлар, подваллар тулысынча су астында калган. Ут һәм телефон элемтәсе өзелгән. 

Ике-өч сәгать эчендә 420 мм яңгыр яуган – бу якларда була торган явым-төшемнең яртысы. Су урамнарны тутырган, машиналарны агызып киткән. Су шулкадәр тиз арткан, кешеләр каядыр качарга икәнен абайлаганда инде соң булган. Кешеләр йорт түбәләренә менеп качкан, аларны коткаручылар шуннан алып төшәләр. Матбугат чараларында моны «су бомбасы» дип язалар.

Бер ир автомобилендә батып үлгән. 

Барбара коммунасы мэры 9 яшьлек кыз белән әнисе югалуын әйткән. Бер ана исә улын коткара алмаган. «Хәзерге вакытта 200 коткару операциясе узды. Барбарада өч кеше югалды. Алар арасында бер бала да бар. Баланы су агымы анасының кулыннан йолкып алган», – дип сөйләгән коткаручылар командасы җитәкчесе Лука Кари.

Кастеллеоне-ди-Суаза шәһәре мэры бу хәлләрне «апокалиптика» дип атаган. Анда волонтерлар 8 яшьлек баланы эзли икән. «Без аның анасын исән килеш таптык, ул машинасыннан 1,5 км ераклыкта иде. Су агымы агызып китә икәнен аңлагач, ул машинасыннан чыккан», – дигән мэр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100