Ана баласын буып үтергән һәм үзенә кул салмакчы булган
Фаҗига Тверь шәһәрендә була.
Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты 31 яшьлек хатын-кызга карат җинаять эшен кузгаткан. Ул дүрт айлык кызын үтерүдә гаепләнә.
Тикшерү фаразы буенча, бу хатын үз фатирының йокы бүлмәсендә кызын буып үтергән, аннан соң үзен чәнчеп үтермәкче булган. Аны коткарып калалар. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, аңа вакытында табиб ярдәме күрсәтелгән. Хатын судка кадәр сак астында булачак.