Ана аюны баласы белән атып үтергәннәр
36 һәм 30 яшьлек ир-атка карата кыргый җәнлекләрне атып үтергән өчен җинаять эше ачканнар.
Башкортстан прокуратурасына сылтама белән "Башинформ" хәбәр иткәнчә, узган елда сентябрь аенда Игенчеләр авылы янындагы урманда ауга чыккан ике ир-ат аюны һәм аның баласын атып үтергәннәр.
Алар аюларны агач башында саклап утырганнар. Узып баручы ана аю белән бала аюны ау мылтыгыннан атканнар.
Аларның гамәлләреннән килгән зыянны 240 мең сум дип исәпләгәннәр. Аучыларның машиналарына, мылтыкларына арест салынган.
Бу кешеләр гаепләрен танымаган. Аларга карата җинаять эше ачылган.