Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җан ярасы

Ярлы гаиләдә туу бәхетсезлек түгел, менә әти-әниең сиңа төкереп бирә һәм бары тик дәүләт бирә торган пособие өчен генә сине “асрыйлар” икән, монысы чын бәхетсезлек инде. Ә соңыннан алар тагын бер бала алып кайта...

news_top_970_100

Бу яктан миңа бәхет елмаймады. Минем һәм сеңелләремнең нәрсә киюе әниемне бервакытта да артык кызыксындырмады һәм борчымады. Безгә кием-салымны опека бирә иде – башкалар инде кияргә теләмәгән кеше искесе була. Мин кешедән калган кием кияргә күнегеп беттем һәм тормыштан зарланмадым.

Мәктәпне укып бетерүгә үк эшкә урнашырга теләдем. Сигезенче сыйныфта укыганда ук каникулларда, ял көннәрендә листовкалар таратып әз-мәз акча эшли идем. Мин бәйсезлеккә омтылдым һәм тизрәк әни яныннан күченеп китәргә теләдем. Әлбәттә, нәни сеңелләремне кызгандым, аларга да ярдәм итәсем килә иде, әмма әле үзем дә аякта көч-хәлгә басып торам....

Мин классташым Дамирны ошатып йөрдем. Ә 11 класста укыганда моның тагын да зуррак, тирәнрәк хисләргә әверелүен аңладым, беркемгә сиздермичә эчтән яндым-көйдем... Ул хәтта төшләремә кереп йөдәтә башлады. Моның ахмаклык икәнен дә аңлыйм инде. Ул янымда булганда хәтта башым әйләнә, елмаеп караса да йөрәгем күкрәктән чыгып китәрдәй булып тибә башлый иде.

“Зәмирәәә, өй эшен күчерергә бирә әле?" – дип сорады берсендә Дамир. Миңа шундый якын, терәлеп диярлек баскан иде, тәнемә ут каба дип торам.

Тиле кебек күзенә карадым да катып калдым. Әмма шул ук секундта үземне ахмак кыз кебек хис иттем, болай җебеп төшүем өчен эчтән генә үземне сүгеп тә ташладым. Бер елмаюдан эреп китәргә ун яшьлек кыз бала түгел бит инде мин.

Әмма берни дә эшли алмадым. Елмаеп баш кактым да, сумкадан дәфтәрне алып, Дамирга суздым. Миңа алгебра ничектер гел җиңел бирелә иде, шуңа күрә классташларым өй эшләрен еш кына миннән күчерә. Ә ул беренче мәртәбә сорады...

Шуннан соң Дамир миңа ешрак мөрәҗәгать итә башлады, мин дә баш тартмадым, гел ярдәм иттем. Берничә мәртәбә ашханәдә дә минем янга килеп утырды һәм кайбер мәсьәләләрне ничек чишәргә, инша язганда җөмләләрне ничегрәк төзергә икәнен сораштырды. Ә мин аның нәкъ менә миннән соравына сөенеп, ярдәм иттем. Ул миңа дуслык тәкъдим итәргә оялып кына йөргән, әмма күбрәк вакытны бергә уздыру өчен миңа тартылган дип тә уйлый башладым.

Мәктәптә Яңа ел бәйрәмендә, ниһаять, аны биергә чакырырга батырчылык иттем. Ләкин Дамир миннән көлә башлар дип һич тә көтмәгән идем. Әйтерсең, мин ниндидер шамакай, күземә караган да кычкырып көлә. Хәтта көлүдән күзләре яшьләнде, ә мин нәрсәне дөрес эшләмәдем икән дип аптырап басып торам.

“Хәерче тәре бит син! Кит әле янымнан!” – диде ул көлүеннән кинәт туктап. Ә күзләрендә җирәнү, нәфрәт барлыкка килде. Аның бу сүзләре пычак белән сызып җибәргән кебек булды, әмма тән авыртуына караганда, җан авыртуы күпкә, бик күпкә авыррак һәм көчлерәк шул.

“Кара инде үзеңә! Соры тычкан бит инде син. Мин синең янда басып торырга ди җирәнәм!” – диде дә ишеккә таба атлады Дамир.

Аның бу мыскыллауларын башкаларның да дәррәү күтәреп алганын, җыйнаулашып миннән көлүләрен, мыскыллауларын ишеттем. Мин аңа авыз ачып бер кәлимә сүз дә әйтә алмадым бит, чөнки тамагыма төер утырды, ә яшьләрем яңакларымны пешереп акты гына....

Өйгә ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Хәтта курткамны да эләктермәгәнемне генә хәтерлим. Яңа ел каникуллары буе мин температура белән авырып яттым. Ә җан ярасы мине меңләгән вак-вак кискәләргә бүлгәли иде. Нишләп шулай эшләде ул минем белән? Чынлап та шулай уйлады микән?

Шулайдыр, мөгаен, барысы да шулай уйлагандыр...

Шул вакытта мин бер ачы хакыйкатьне аңладым – башкалар турында тышкы кыяфәтенә генә карап фикер йөрткән кеше уңышка да һәм башка нәрсәләргә дә ирешә алмаячак.

Мин аңа башка бервакытта да өй эшләрен эшләргә ярдәм итмәдем, бары тик ударник булып укыган Тимур белән генә ара-тирә кайбер биремнәр турында сөйләшеп ала идек. Тимур да минем кебек башкалардан читтәрәк йөри, имтиханнарны яхшы гына биреп, бюджет бүлегенә укырга керер өчен тырыша иде.

Имтиханнар тапшыру минем тормыштагы иң авыр вакытларның берсе булгандыр, мөгаен. Аларны уңышлы гына тапшыргач та, мин шундук төрле җирләргә резюмеларымны җибәрә башладым. Миңа берәр җиргә, һичьюгы, сатучы булып эшкә урнашырга кирәк иде. Мине фотографияләр һәм башка вак-төяк әйберләр бастыра торган салонга эшкә алдылар. Бу салонның хуҗасы Эльвир миннән алты яшькә генә зуррак. Күз карашында гаепләү чалымнары булмаган бердәнбер кеше иде ул. Һәр кеше нәрсәдәндер башлап җибәрә һәм югары белем тормышта бернинди гарантия дә бирми, диде берсендә Эльмир.

“Әмма киләчәктә белем алырга теләсәң, беркем дә моңа комачауламый, барысы да кешенең үзеннән тора”, - дип күз кысты.

Берәр ай эшләгәч өйдә адәм рәтле ризыклар һәм сеңелләрем өчен арзанлы, әмма яңа кием-салымнар барлыкка килде. Мин алар өчен бернәрсә дә жәлләмәдем, ә әнинең күз карашында рәхмәт хисләре күрә башладым. Күрәсең, чираттагы ире белән аерылышкач, ул тормыш мәгънәсенең күңел ачуларда, кәеф-сафа коруда түгел, ә гаиләдә икәнен аңлагандыр...

Шулай итеп өч ел ярым вакыт узды.

Тырыша торгач, психолог булырга укырга кердем, чөнки кешеләр белән аралашканда үземә бу өлкәнең кызыклы булуын аңлаган идем. Эштә дә идарәче вазифасына кадәр күтәрелдем. Эльмир өйләнде һәм күпмедер вакытка эштән бераз читләшеп торырга теләде. Ә мин хезмәткәрләр белән эшләдем, эш өчен кирәкле әйберләрне сатып алу белән шөгыльләндем. Эльмир белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булдык, кайчандыр миңа ярдәм иткәне, читкә тибәрмәгәне өчен мин аңа бик рәхмәтле идем.

Берсендә йорт ишегалдында Дамирны очратып телсез калдым. Мәктәпне тәмамлаганга нибары дүрт ел узган иде, ә ул танымаслык булып үзгәргән.

Хәмер эчкәнгә, җилбәзәк тормыш рәвеше алып барганга охшап тора.

“О! Зәмирә! – дип минем янга килә башлады Дамир. Ә мин машинамны сигнализациягә куйдым да аңа карадым. – Бигрәк матур киенгәнсең, әй, танырлык та түгел үзеңне. Шәәәп! Машина да алып җибәргәнсең бугай. Берәр бай сөяркәң бүләк иткәндер әле? Ә? Шулаймы?” – дип мәнсез күз карашын миңа төбәде.

Ләкин ничек кенә итеп караса да, аның күз карашыннан бер кылым да селкенми инде хәзер. Мин аны кызганып куйдым.

“Юк, үзем сатып алдым”, - дидем.

Булсын, тотылган машина булсын, әмма мин аны алсыз-ялсыз эшләп, үземнең хәләл акчама сатып алдым. Машина алуыма, фатир арендалап яшәвемә генә түгел, ә әнигә, сеңелләремә дә ярдәм итә алуыма сөенеп туя алмыйм. Әмма бу ирешелгәннәр дә минем өчен соңгы чик түгел әле. Үземә тагын да зуррак максатлар куйдым һәм аларга ирешәчәгемне дә төгәл беләм.

“Уратып алып киләсеңме соң? Ә? Аннан соң миңа кереп биербез... Синең биисең килгән иде бит, Зәмирә?” – дип оятсыз елмаеп миңа төбәлде Дамир.

Ә мин берни дә әйтеп тормадым, подъездга таба атладым. Дамир миңа шулкадәр җирәнгеч, эч пошыргыч булып тоелды. Теге вакытта минем белән биюдән баш тартканы һәм мине мыскыллаганы өчен ярый әле юләрлекләр эшләп ташламаганмын дип сөенеп куйдым. Чөнки ул хәлләр бары тик яхшыга гына булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100