Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психик авыру кешеләр язмышы: «Җан авыртуын басар өчен тәнемне кисә идем»

Психик яктан чирле кешеләр безнең әбиләрнең яшь чагында да булган, әмма ул вакытта рәсми төстә диагноз куймаганнар. Табиб кайбер психик авырулы кешеләрнең җитәкче урыннарында утыруларын да әйтә. Өч кызның язмышы — әлеге язмада.

news_top_970_100
Психик авыру кешеләр язмышы: «Җан авыртуын басар өчен тәнемне кисә идем»
Михаил Захаров фотосы

Соңгы арада кешенең эчке халәте турында ешрак сөйли башладылар. Хәзер прогрессив карашлы кешеләр башкаларның үзенчәлекләрен аңлап кабул итә. Ә яшьләр психологларга ешрак йөри башлады, шулай алар бала чакларында кичергән авыр тойгыларын җентекләп тикшерә.

Кеше психикасының какшау очраклары соңгы вакытта гына шулай киң таралыш алган кебек. Ә чынлыкта исә,  бары 21 гасырда гына психология турында активрак фикер алыша башладылар. Депрессия, паник һөҗүмнәр, булимия (ризыкның тәмен һәм күләмен белмичә ашау) — бу проблемалар яңа буын кешеләрен генә борчымый. Психик яктан чирле кешеләр әбиләребезнең яшь чагында да булган, әмма ул вакытта рәсми төстә диагноз куйган кеше генә булмаган.

Безгә, гадәттә, психик авырулары булган кешеләр еш очрамый. Кайчагында без аларга нинди куркынычлар белән очрашырга туры килүен күз алдына да китермибез. Психологик авырулар аркасында кешеләр ни өчен эшен ташларга мәҗбүр була, мондый чире булганнарның туганнары ни өчен якыннарын дин ярдәмендә яки шәмнәр яндырып дәваларга тырыша? «Казанские Ведомости» хәбәрчесе табиблар раслаган төрле диагнозлы өч кызның тарихын туплаган.

«Психик авыруымны әти-әнием чиркәү шәме белән дәвалады»

Жанна балачактан ук гадәти кеше булмаган. Кызга кайвакыт дәрт һәм энергия чамадан артык килә кебек тоелган. Мондый вакытларда ул үзен сәер тоткан: кирәгеннән артык актив һәм ярсып китүчән булган. Кайвакыт Жанна бик нык елаган һәм үзенә үлем теләгән.

Аның әти-әнисе өшкерү һәм бозымнарга ышанып яшәгән, шуңа күрә бала белән булган хәлләрне алар эзотерика белән бәйләп караган. «Стена буйлап шәм йөртәләр иде. Аннан кара төтен чыга. Әни һәм әти минем халәтемне психик үзенчәлек белән түгел, ә шәмнән чыккан төтен белән аңлата иде», - дип искә ала Жанна.

Кыз шундый гаиләдә паник һөҗүм, галлюцинация, борчу турында берни белмичә, бары бүлмәнең начар энергетикалы булуына ышанып үскән.

Аны өйдә ябып калдыра торган булганнар. Кайчагында бер айга, кайвакыт хәтта ярты елга. Әнисе аңа үзенә «әни» дип эндәшүне тыйган. «Миңа җиңелрәк булсын өчен башымда башка дөнья уйлап табарга туры килде», — ди сөйли Жанна.

Кыз берүзе калган вакытта тән тиресен, кан тамырларын, аякларын кискәләгән: физик авырту җан авыртуын баскан. «Ничек кенә начар булмасын, мин хәзер шулар аркасында гына исән», — ди кыз.

Еш кына ул үз-үзе белән идарә итә алмаган. «Мин яшь чагымда эшләгән иң яхшы гамәл - яраткан туганымнан калган алкаларны сатып эчтем. Мәктәп бәдрәфендәге диварларны баллонар белән буйый идем, иртәнге дүрттә өйдән чыгып кача идем», - дип искә ала Жанна.

«Бала тапкач, сәгатьләр буе ишек тишегеннән карап тора идем»

Инде аңлы яшьтә, университетны тәмамлаганнан соң ул кияүгә чыга һәм бала таба. Бала табудан соң паник һөҗүмнәр ешрак җәфалый башлый, борчылу хисе чиктән аша. «Мин кемдәдер безнең фатирның ачкычы бар дип уйлап, сәгатьләр буе ишек төбендә басып тора ала идем», - дип уртаклаша кыз. Курку аркасында ул фатирларын еш алыштыра, бер шәһәрдән икенчесенә күчә. Ирен һәм баласын үзләрен генә калдырып чыгып китә, бик күп эчә.

Аннары бөтенләй түзеп булмаслыкка әйләнә. Эмоциональ вакыйга була һәм аның башы бик каты әйләнә башлый. «Минем башыма миллион уй килеп керде, берсен дә тота алмадым. Күз яшьләре белән өянәкләр, эмоциональ киеренкелек эзәрлекләде. Бер көнне мин тормышыма шат һәм иртәнге бишкә кадәр эш планы язам, ә өч атнадан үземне үтерәсем килә, тик моны эшләү өчен торып китә алмыйм», — дип сөйли Жанна.

Шул вакытта ул психотерапевт янына барырга булган. Үзенә курку, борчылу яки депрессия кебек диагноз куярлар дип уйлый. Тик аңа психиатрга барырга кушалар.  Жаннага «биополяр аффектив тайпылыш» дигән диагноз куялар.

Мондый чир вакытында кешенең хәле кискен үзгәрә: депрессиядән алып маниягә кадәр. Депрессив чорда кеше үзен үзе күрә алмый һәм суицид омтылышы ясарга мөмкин, мания чорында сәламәт булмаган эйфориягә бирелә, арымаска һәм йокламаска мөмкин.

«Ашамадым, эчмәдем, бәдрәфкә йөрмәдем»

«Миңа фаразланган диагнозны әйткәч, мәеткә әверелдем диярлек. Бу куркыныч депрессия булды. Мин ашамадым, эчмәдем, бәдрәфкә йөрмәдем. Миңа бер ягымнан икенчесенә борылып яту да авыр булды», - ди кыз.

Ул бәдрәфтә аңын югалта. Ябыга. Яшәү мәгънәсен тапмый. «башкалар әйтүенчә, шулай атна ярым ятканмын. Үзем анысын да белмим», - дип сөйли Жанна.

Аны көненә 5-6 тапкыр паник һөҗүмнәр борчыган: курку яки паника өянәге, кан басымы күтәрелү, туңып калтырый башлау, һава җитмәү сизелгән. Һөҗүмнәр чигенгәч, борчылу башланган, бигрәк тә төннәрен бу хис биләгән. Жанна сөйләвенчә, борчылу, курку хисе вакытында ул хәтта косып яткан.

«Миңа диагнозны әйтергә ярамаган, мин тагын да сындым», — ди кыз.

Жаннаны федераль психиатрия учреждениесенә җибәргән булганнар, тик ул китмәгән.  Ул баласын калдырып, башка шәһәрдәге хастаханәгә барып ятарга теләми.

Мондый очракны тулысынча дәвалау мөмкин түгел, ләкин таблеткалар һәм психотерапия белән контрольдә тотарга була. Хәзер Жанна антидепрессантларның өчләтә дозасын эчә, белгечләр аның торышын контрольдә тота.

«Көчле курку – хәлне ала торган авыру»

Икенче герой – уртача озынлыктагы сары чәчле, сөйкемле елмаюлы, янып торган күзле 30 яшьлек Маша. Ул эре компаниядә сәркатип булып эшли һәм инглиз телендә иркен сөйләшә.

Маша сөйләвенчә, ул һәрчак борчыла, кайгыра торган бала булган һәм күп дулкынланган. «Миндә хафалану гадәте гел бар иде. Тик ул чакта мин моның нәрсә икәнен белмәгәнмен һәм игътибар итмәскә тырышканмын», - ди кыз.

28 яшендә Маша таныш булмаган кешеләр белән күп аралашырга туры килә торган эшкә эләгә. «Хафалануым кысаларыннан чыкты – бервакыт мин психиканы артык йөкләүдән аңымны югалттым», - дип искә ала кыз. Ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар көчәя, ул катырак тирли, кайчагында туңудан калтырый башлый. Маша эшкә йөрергә дә куркырга тотына.

Мария башка болай яши алмавын аңлый. Үз хисабына ял ала. «Йә сез миңа ярдәм итәсез, йә мин хәзер үләм», –  дип мөрәҗәгать итә кыз дусларына һәм гаиләсенә. Алар яхшы белгеч таба. Бераздан психиатр генерализацияләнгән хәвефлелек (генерализированное тревожное расстройство) диагнозын куйган аңа.

Мондый чир вакытында кеше тышкы тәэсирләргә бәйсез рәвештә борчу, курку хисләре кичерә икән. Ул киеренке халәттән чыга алмый, һәрвакыт начарлык көтә. Генерализацияләнгән хәвефлелек антидепрессантлар һәм хәвефле хисләргә каршы таблеткалар белән контрольдә тотыла.

«Минем борчылу, курку –  ул чуалган аң. Әйтерсең, мине кемдер күкрәк читлеге астыннан кыса, бора. Әйтерсең, мин атлаганда бер баскычны төшереп калдырганмын да менә-менә егылам. Паника, бик каты курку даими кабатлана, хәлне ала торган авыру», –  ди Мария үзенең хис-тойгылары турында.

Өянәкләр вакытында кыз каты нервылана, бөтен нәрсә дә начар булачак дигән уйларга бирелә. Башында «барысы да начар, начар, начар булачак» дигән уй чуала. Борчылу, курку хисе аркасында ул теләсә кайсы вакыйганы алдан уйларга һәм нәрсә булачагын, төрле вариантларны алдан фаразларга омтыла.

Авыру рәсми расланганнан соң, кызга җиңелрәк була. «Минем белән нәрсә булганын аңладым һәм бу реаль чир икән бит», – ди Мария.

Аның курку, борчылу кебек хисләргә артык бирелүе тормышының барлык өлкәләренә йогынты ясый. Мәсәлән, 11 ел эшләү дәверендә Маша үз-үзен эчтән кимермичә эшләргә өйрәнмәгән. «Миндә теләсә нинди вак-төякләр паника уята. Әйтик, эш вакытында миңа карасалар, шунда ук сулыш кысыла, куллар калтырый», –  дип аңлата кыз.

Кешеләр Машаның үзенчәлеген аңламый. Ул үз диагнозы турында җитәкчесенә сөйләгән һәм таблеткалар алыштыру сәбәпле, нервылар фоны кискенләшүен әйткән. Әмма җитәкче кеше менталь тайпылышның нәрсә икәнен бөтенләй белмәве турында әйткән.

«Психика авыруларына ышанмаучылар белән аралашу авыр. Сиңа яшәргә комачаулый торган зур проблеманы кемдер җитди әйбер буларак кабул итми», - ди Маша.

«Минем хисләрем авырттыра торган...»

Оля бала чагыннан ук хисләрен тыеп тора алмаган. Теләсә нинди вак-төяк аның кәефен кырган һәм аның бу халәте озакка барган. Ул яшьтәшләреннән күпкә боек булган, күп борчылган, ешрак елаган.

21 яшьтә  кечкенә шәһәрдән Мәскәүгә күчеп килә ул. Озакка сузылган мөнәсәбәтләрдән соң егете белән аерылыша. Элекке дуслары югала, яңалары очрамый - ялгыз кала. Хисләрне сәер кабул итү гадәте дә көчәя.

Кеше озак вакытлар ялгызлыкта утырганда, ул стресска бирелә. Үзеңне югалту, үзеңне юк дип санау хисе уяна.

Кыз белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тели, әмма бу кыйммәт була. «Акчаны күбрәк эшли башласам, үземә психотерапевт табачагымны аңладым», –  ди Ольга.

Ул җитәрлек акча эшли башлаган һәм психотерапевт тапкан. Табиб «пограничное расстройство личности» дигән диагноз куйган.

«Бу һәрвакыт үзеңне ташларлар дип курку, хәлләрне чынлыкта түгел дип уйлау, суицид турында уйлану, башка кешеләргә карата дошманлык хисләре һәм импульслылык. Мондый диагнозлы һәр унынчы кеше гомерен үзенә кул салу белән тәмамлый», –  ди Ольга.

Бу чирне тулысынча дәвалап булмый. Әмма антидепрессантлар симптомнарны басып тора, ә психотерапия үз халәтеңне аңларга өйрәтә.

«Миңа чын тормышны когнитив кабул итүдән аерырга өйрәнергә туры килде. Авыру аркасында үзеңә ниндидер максатлар кую һәм нәрсә беләндер мавыгу кыен, тиз арада апатия башлана» - дип уртаклаша Оля.

Мондый чир белән авыручылар башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр корганда кыенлыклар кичерә. Алар тәкәббер һәм нәзберек характерлы кешеләр өчен җиңел корбан.

Андыйлар өчен тормыш тулы түгел, алар үз хисләрен аңламыйлар. Үз-үзен бәяләү түбән яки артык югары була ала. Шуңа күрә мондый чире булган кешеләр белән сәламәт мөнәсәбәтләр төзү авыр.

Психотерапия Ольганы күп нәрсәгә өйрәткән. Ул шәхси чикләрен сакларга өйрәнгән, үз-үзен һәм үз хисләрен аңлый башлаган. Кыз үз мәхәббәтен очраткан, белгечләр аңа бәхетле сәламәт мөнәсәбәтләр корырга ярдәм иткән.

Күп кенә кешеләр, гомумән, менталь тайпылышның нәрсә икәнен белми. Шуның өчен Оля эшендә үзенең диагнозы турында белдерми. «Бу хакта дусларга әйтү иң кыены булды. Аралашу даирәсе гел үзгәреп торды, күпләр аңламады. Моңсуланма, дияләр иде», –  дип искә ала Ольга.

Ул ата-анасына үзенең чире турында гадиләштереп сөйләгән. «Сәбәпләрен, физиологик күренешләрне, симптомнар турында мәгълүматны гади итеп сөйләдем, алар бераз вакыттан  күнекте, аңларга тырыша башлады», — ди кыз.

Мондый кешеләр кайбер хисләрне дөрес кичерә алмый, бер хис икенчесен алмаштырырга мөмкин. Оляның ачуы чыгасы урынга ул сагышка бата. Мондый вакытларда дөнья беткән кебек була, яхшырак булмас кебек тоела.

«Хәтта якын кешеләр янында ялгызлык тоям һәм күп елыйм. Суицидаль уйлар барлыкка килә. Эмоцияләр беткәч, апатия башлана. Бу чорда бернигә дә көчем юк. Күп ятам, аз сөйләшәм, аппетит югала», - ди Оля.

«Психик авыру кешеләр дәрәҗәле урыннарда да эшлиләр»

Эшкә урнашуга һәм социаль тормышка психик чирләрнең ни дәрәҗәдә тәэсир итүе турында психология һәм психотерапевт кафедрасы доценты Рамил Гарифуллин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, башта кешенең авыру төрен билгеләргә кирәк. Психик яки неврологик авырулар бар. Икенче төрне белгечләр ярдәмендә тулысынча дәвалап була, ә менә психик тайпылышлар даими рәвештә психиатр белән дәвалану һәм дару кабул итүне таләп итә.

«Дарулар ярдәмендә үз-үзләрен контрольдә тотучы кешеләр дә карьера төзи һәм хәтта җаваплы урыннарда да эшли ала. Пациентларга эштә үз психикаларының кайсы ягы комачаулавын үзләренә билгеләргә кирәк. Психиатрның бер генә карары да кешенең хезмәткә хокукын чикли алмый», - диде Гарифуллин.

Ул психотерапевт булып эшләү тәҗрибәсендә югары вазифаларда булган кешеләрне дәваларга туры килүен сөйләде. «Алар өянәкләрне таблеткалар белән контрольдә тотты, диагнозлары турында берәүгә дә әйтмәделәр», — ди Гарифуллин.

Тик дару гына кабул итү - дәвалану түгел. Тулысынча дәвалану өчен психологик травмаларны җентекләп өйрәнергә һәм проблеманың сәбәбен бетерергә кирәк. Болай дәваланганнан соң авыру кире кайтмый яки берничә елга гына булса да югалып тора, дип билгеләп үтте психотерапевт.

Җәмилә Садриева

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100