Амур өлкәсендә фаҗигагә очраган «Ан-24» самолетындагы кешеләр барысы да һәлак – ТАСС
Амур өлкәсендә һәлакәткә очраган «Ан-24» һава судносы җиргә төшкәч яна башлаган. Һәлакәт урыны өстеннән очкан вакытта исән калганнар кешеләр табылмаган. Бу хакта Гражданнарны саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча төбәк үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Тында шәһәре аэропорты директоры сүзләренчә, «Ан-24» самолеты җиргә төшкән чакта яна башлый. «Ми-8» борты белән һавадан күзәтү ясаганда исән калган кешеләр табылмады», – диелә хәбәрдә.
ТАСС агентлыгына оператив хезмәтләр хәбәр иткәнчә, бортта булган барлык кешеләр, якынча мәгълүматлар буенча, һәлак булган.
«Хәзерге вакытта коткаручылар белән вертолет һәлакәт урынына төшеп утыра алмый – бу урын таулы, анда бару кыен», – дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше. Ул вакыйга урынында янгын булуы турында да хәбәр иткән.
Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, бортта 40 пассажир, шул исәптән 2 бала, һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Ә Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов исә хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, самолетта 43 пассажир, шул исәптән 5 бала, һәм 6 экипаж әгъзасы булган, диелә хәбәрдә.