Амур елгасында балыкчылар кисеп ташланган 26 пар кеше кулын тапкан
Вакыйга Хабаровск өлкәсендә була. Кеше кулын тапкан балыкчылар полициягә хәбәр итә. Шул урынга килгән полицейскийлар су төбеннән капчык тартып чыгара, анда 26 пар кеше кулы табыла.
Тикшерү комитетында кеше кулларының җинаятьчелеккә катнашы юк икәнен хәбәр иткәннәр дип яза "Татар-информ". Кеше кулларын суд-медицина тикшеренүләре өчен кулланылганы ачыкланган. Экспертизадан соң алар тиешле ысул белән юкка чыгарылмаган - аларны Амур елгасына чыгарып атканнар. Хәзер тикшерү комитеты шушы фактны тикшерә.