Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әмирхан Еники: «Татар-башкорт киеренкелеге ясалма рәвештә чыгарылган вакытлы бер низаг»

«Казан утлары» журналының 1989 елгы март саныннан язучы Әмирхан Еники белән әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез. Әлеге өзектә әдип татар һәм башкорт халыклары арасындагы киеренкелек мәсьәләсе, әлеге халыкларның киләчәге турында сөйли.

news_top_970_100
Әмирхан Еники: «Татар-башкорт киеренкелеге ясалма рәвештә чыгарылган вакытлы бер низаг»

Әмирхан ага, Сез татар теленең киләчәгенә ничек карыйсыз? Кайберәүләр аның хәле мөшкел диләр, мондыйларга ничек җавап бирергә?

Телебезнең авыр хәле бәхәссез, киләчәге шактый хәвефле, әкренләп югалу куркынычы да юк түгел. Билгеле, моңа күз йому гафу ителмәслек сансызлык булыр иде. Соңгы 25-30 ел дәвамында телебезгә булган нигилистик мөнәсәбәт аны бүгенге аянычлы хәлгә китереп тә җиткерде.

Хәзер инде без аның киләчәк язмышы турында борчылырга мәҗбүрбез. Телне саклап калу өчен ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кирәк – әгәр соңга калмаган булсак. Әмма хәзерге шартларда безгә үз телебезнең хәлен җиңеләйтү ансат булмаячак. Чөнки, бердән, рус теле безнең тормышыбызда һәр җәһәттән өстенлек итә, икенчедән, балаларны кайсы телдә укыту мәсьәләсе элеккечә ата-ана ихтыярында кала. Бер караганда бу принцип бик гадел дә, бик демократик та кебек. Мәгәр туган тел файдасына түгел. Икеләнмичә әйтергә була ки, үзләре татарча укымаган яшь ата-аналар балаларын билгеле рус мәктәпләренә бирәчәкләр. Ә андыйлар елдан-ел күбәя бара. Димәк, телебезнең киләчәк язмышын да шулар хәл итәчәк. Татар теленең киләчәгенә ышанмыйча карау да әнә шуннан килә, минемчә. Нишләргә кирәк соң? Бәлки яшьләрдә милли аң уянуын көтәргә кирәктер?.. Юк, аң уянганын көтеп яту «донкихотлык» булыр иде. Тел бит буыннан-буынга күчә торган нәрсә, әгәр дә бу күчеш берничә буынга өзелеп торса, телне саклап калу ихтимал, мөмкин дә булмас. Димәк, безнең үзебезгә тизрәк уянып, ашыгыч радикаль чаралар күрергә кирәк булачак.

...Без милли республикада яшибез. Безнең сайлап куйган Югары Советыбыз бар, хөкүмәтебез бар. Шулай булгач, безнең республика шартларында төп халыкның теле, рус теле шикелле үк, бер үк хокук белән файдаланылырга тиеш. Моның өчен татар телен дәүләт теле итеп республиканың Конституциясенә кертергә кирәк (хәзергә әле анда рус теле генә дәүләт теле итеп беркетелгән). Бу чара телебезне саклауда законлы гарантия булачак. Кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә! Ә дәүләт телен белү һәркем өчен зарури булырга тиештер инде — бигрәк тә һәрбер татар кешесе өчен.

Мәсьәлә шулай куела икән, димәк, татар балаларын туган телдә тәрбияләү һәм укыту да башкача хәл ителергә тиеш. Беренчедән, бөтен җирдә ана телендә укыту дүртенче класска чаклы мәҗбүри булырга тиеш. Икенчедән, урта мәктәпне бетереп чыкканда татар укучыларының өлгергәнлек аттестатына туган тел белән әдәбиятны да кертергә кирәк. Өченчедән, Казан вузларына керүче татар яшьләре шулай ук туган телдән һәм әдәбияттан имтихан бирергә тиешләр. Бер-берсенә бәйләнгән бу чаралар туган телебезнең тормышта тоткан урынын һичшиксез ныгытачак. Иң мөһиме – киләчәк буын туган теленнән мәхрүм булмаячак. Кайберәүләрдә рус телен өйрәнүгә моның зарары булмасмы дигән сорау туарга мөмкин. Миңа калса, һич зарары булмаячак, чөнки рус телен укыту башлангыч класслардан алып мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр әүвәлгечә дәвам итәчәк. Гомумән, рус телен белми калу куркынычы юк. Татар халкы ике теллегә әйләнде дисәк тә була.

Икенче төрле сорау да туарга мөмкин: татар телен дәүләт теле иткәч, русларны да татарча укыту кирәк булмасмы икән? Минемчә кирәк булмас, чөнки барыбер мәгънә чыкмаячак. Татарстанда яшәүче халыкның яртысы диярлек руслар, рус теле дә дәүләт теле. Ул моңарчы безнең республикада нинди урын тоткан булса, моннан соң да шул урында нык торачак. Шулай булгач, рус кешесенә татар телен өйрәнеп азаплануның ни кирәге бар? Өйрәнмәячәк ул аны. Инде кызыксыну йөзеннән өйрәнергә теләүчеләр табыла икән, рәхим итсеннәр! Моның өчен аларга бөтен шартларны тудырырга кирәк.

Без үзебезне кайгыртырга тиешбез. Милли горурлык хисе булган халык үз тамырына үзе балта чапмас. Ятлар колагына бәлки бик үк ягымлы ишетелмәгән «татар» исемен йөртүче безнең күпне күргән, күпне татыган чыдам, тырыш уңган ватанпәрвәр халкыбыз ике телне дә камил белергә тиеш. Әмма иң газизе аның өчен туган теле — вәссәлам!

Сез ничек уйлыйсыз, Казанны татар шәһәре дип әйтеп буламы?

Казан – татар шәһәре, ул шулай танылган, шулай яшәп тә килгән. Дөрес, руслар кулына күчкәннән соң ул инде саф татар каласы булудан туктый. Берничә гасыр дәвамында төзелгән чиркәүләре, монастырьлары рус стилендәге таш йортлары белән ул Россиянең башка күп шәһәрләренә охшап кала. Шулай да әле безнең Казанны бу гасырның утызынчы елларына кадәр татар шәһәре дип тә атарга мөмкин иде. 1925 елны беренче мәртәбә Казанга килгәч, мин моның шулай икәнен аеруча нык сизгән идем. Чөнки татарларның иң зур күпчелеге ул чакта шәһәрнең аерым төбәгендә – Болак аръягында оешып яшиләр иде, мәчетләре, мәктәп-мәдрәсәләре, базарлары да шул якта иде, һәм бу якта йөргәндә үзеңне чынлап та татар дөньясына килеп кергәндәй хис итә идең. Мәгәр бу аерма күптән инде бетте. Казан тарихи йөзен бөтенләй үк югалтып бетермәсә дә, ул инде урбанизация нәтиҗәсендә башка бик күп шәһәрләр төсле ук стандарт бер шәһәр булып калды. Татарстанның башкаласы булса да, аның архитектурасында татарныкы, яисә башка кайсыдыр милләтнеке дип әйтерлек бер нәрсә дә юк. Бары халкының милли составы ягыннан гына аны рус һәм татар шәһәре дип атарга була.

Татарстаннан читтә бик күп милләттәшләребез яши. Әйтик, Башкортстан җирендә генә да алар 1 миллионнан артык. Андыйларның киләчәк язмышын Сез ничек итеп кузаллыйсыз?

Бу бик җитди мәсьәлә, уйландыра һәм борчый торган мәсьәлә. Әйе татар халкының бөтен Союзга таралып яшәве милләт буларак үзен саклау җәһәтеннән аның хәлен бик нык читенләштерә. Билгеле, моның ерак тарихтан килгән сәбәпләре дә бар, әмма революциядән соң бу таралу аеруча көчәйде. Мәсәлән, гражданнар сугышы вакытында һәм ачлык елында күпләп читкә китүләр, колхозлаштыру вакытындагы сөрүләр сугыштан соң төрле якка эшкә җыеп җибәрүләр – әнә шул таралуның ачык күренешләре. Шулай да егерменче елларның ахырына кадәр без бөтен бер халык идек әле, үзара бәйләнешләр дә дәвам итә иде. Татарлар тупланып яшәгән җирләрдә ана телендә мәктәпләр бар иде, хәтта театрлар да эшли иде. (Бу культура учакларын санап тормыйм – алар күпләргә билгеле).

Сталин хакимлеге урнашкач, татар халкы милләт буларак таркала башлады, бәйләнешләр өзелде, бердәмлек бетте. Соңгы 30 ел дәвамында бу таркалу процессы аеруча көчәйде. Хәзер инде күп җирләрдә ана телендә укыту бетте, ә газета, китап, театр кебек нәрсәләр турында әйтеп торасы да юк – алар инде сагынып сөйләргә генә калды... Хуш, моның нәтиҗәсе нәрсә соң? Минем күзәтүем буенча, татарларның руслар арасында яшәүчеләре әкренләп руслаша, Казахстанда торучылар – казахлаша, Үзбәкстанда – үзбәкләшә. (Аеруча бу шунда туып үскән яшьләргә кагыла). Шул ук вакытта алар чын руска, казахка яки үзбәккә дә әверелеп җитмиләр кебек. Ата-бабадан килгән җепләр өзелә, нигез таркала. Әнә шундый язмышка дучар безнең халык.

Сез менә Башкортстанны да телгә алдыгыз. Башкортстан – минем туып җирем, аның хакында сөйләү миңа бер дә җиңел түгел. Башкорт халкына хөрмәтем зур. Бервакытта да башкортка карата кимсетү сүзе әйткәнем юк. Бала чактан ук аралашып үскәнгә күрәдер инде, мин татар белән башкортка бертуган халык итеп карый идем. Һәрхәлдә алар арасында зур аерма күрми идем. Ләкин бу һич та башкорт халкын үзенә аерым башка бер халык итеп танымау түгел. Киресенчә, мин башкортны үзенә аерым бер халык дип саныйм, шулай булган ул, шулай яшәп килгән, тик дин берлеге, тел якынлыгы аркасында һәм бер үк җирләрдә яшәгәнгә күрә татар белән башкорт бер-берсенә шактый нык якынайганнар, аралашып кәсеп итешеп, кыз бирешеп тә бергә гомер сөргәннәр. Менә шул тугандаш ике халыкның арасына соңгы вакытларда салкын кара күләгә төшүенә мин, әлбәттә, бик борчылам, гаҗәпләнәм, дөресен генә әйткәндә аңлап та бетермим. Мәсәлән, татар авылларын башкортка әйләндереп язу яки татар мәктәпләренә башкорт телен кертергә тырышу нигә кирәк булды икән? Мин ишеткәнемне әйтәм, әгәр ялгышсам, гафу итсеннәр!

Башкортстан да күп милләтле республика, ләкин сан ягыннан өч халык күпчелек тәшкил итә. Болар – башкорт, татар, рус. Күптән бергә яшиләр, бергә икмәк үстерәләр, нефть чыгаралар, завод-фабрикаларда эшлиләр. Мәгәр үзләренең милли ихтыяҗларын үтәү ягыннан алар тигез шартларга куелганмы, бер үк мөмкинлек белән файдалана алалармы? Мәсәлән, ни өчен туган телне укытуда, китап чыгаруда, театр ачуда, радио-телевидениедән сөйләүдә, әйтик, русларга бирелгән мөмкинлек татарларга да бирелми? Мондый чикләү кайдан, кемнән чыга?

Һәрбер халыкның, саны күпме булуга һәм кайда яшәвенә карамастан, үзен милләт буларак сакларга да, милли ихтыяҗларын үтәүгә дә тулы хакы бар. Бу хакта соңгы вакытларда иң югары партия трибунасыннан кат-кат әйтелде дә инде. Хокуктан тулы файдалану өчен бер генә нәрсә кирәк: һәр эштә, һәр җәһәттән тигезлек! Бары бөтен яктан тигезлек кенә милли мөнәсәбәтләрдәге гаделсезлекне, киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк.

Башкорт һәм татар – ике мөстәкыйль милләт. Берсе яшьрәк, икенчесе картрак, әмма үзләренең хәзерге аң-белем, культура дәрәҗәләре ягыннан тигезләнделәр дип әйтерлек. Шулай булгач, алар арасындагы борыннан ук килгән дуслык-туганлык тагы да ныгый төшәргә тиеш иде. Иманым камил, хәзерге ике арадагы киеренкелек түбәннән халыкның үз арасыннан чыккан нәрсә түгел, ә каяндыр югарыдан яки бер катлам кешеләр тарафыннан ясалма рәвештә китереп чыгарылган вакытлы бер низаг булса кирәк! Һәм ышанам ки, башкорт дуслар да, татар туганнар да уртак тел табарлар, бөтен чи төеннәрне чишәрләр, татулыкка, һичшиксез ирешерләр Ике халыкның дарухи тазалыгы өчен! Үзгәртеп кору шартларында башкача булуы мөмкинме соң?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100