news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әмирлекләрдә фаҗигале үлгән Чаллы кешесе: «Диңгездә үләргә телим, аның дулкыннарында»

news_top

Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз Гарәп Әмирлекләрендә фаҗигале үлгән. Ул диңгездә үләргә теләвен әйтә торган булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Курортта үлгән бу хатын дус кызларына уйларын сөйләгән. Ул диңгезне бик ярата, ялга китәсе көнен зарыгып көтә. «Диңгездә үләргә телим, аның дулкыннарында», – дип әйтә. Аның сүзләренчә, «бу – иң яхшы үлем».

Фаҗига 2 атна чамасы элек була. Пенсионер хатын беренче тапкыр диңгезгә бара, һәм ул соңгысы була. Су коенган чакта зур дулкын аны аягыннан бәреп ега. Ул тончыга, бата башлый – барысын да дуслары күреп тора.

Коткаручылар аны ярга алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтә, хастаханәгә алып китәләр, тик ул аңына килмичә үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар