Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әмир бик яхшы бала иде». М7 юлында үлгән малай гаиләдә бердәнбер бала булган

news_top_970_100
«Әмир бик яхшы бала иде». М7 юлында үлгән малай гаиләдә бердәнбер бала булган
Чаллы шәһәренең Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге, https://chelny-izvest.ru

Чаллыда «Ашыгыч медицина ярдәме» хастаханәсе табиблары 10 яшьлек малайның гомерен саклап калу өчен 2 тәүлектән артык тырыша. Кызганычка, малай үлә. Ул әнисенең бердәнбер баласы була, әнисе һәм әбисе белән яши. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Фаҗига 17 февральдә кичке 6лар тирәсендә була. Малайны Казан проспектында машина таптый. Юлның бу урыны М7 федераль трассасына карый. Дәүләт автоинспекциясенең якынча белешмәсе буенча, малайны «Лада Веста» машинасы таптый. Аның белән 44 яшьлек ир-ат идарә итә. Малай юлны ярамаган урында чыкмакчы була. Ул клиник үлем кичерә, аннары «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә китерелә.

Чаллыда 4нче сыйныфта укучы малай 20 февральдә 1.20 сәгатьтә реанимациядә үлә.

«Без бөтенебез шок кичерәбез. Әмир бик яхшы укучы иде. Ул бик яхшы гаиләдә үсте, аны яраталар иде. 1нче сыйныфтан башлап «бик яхшы» билгеләренә генә укыды, буш вакытында «Дельфин» мәктәбендә йөзү белән шөгыльләнде», – ди 9нчы мәктәп директорының тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Олеся Роганина.

Аның сүзләренчә, фаҗига булган кичтә Әмир тренировкага бара, юлын кыскартырга уйлагандыр, мөгаен, берничә минут вакыт аның гомерен өзгән.

«Сыйныф сәгатьләрендә укытучылар даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйли», – ди укытучы.

Әмирне Зәй районында җирлиләр. Аны соңгы юлга озатырга мәктәп укытучылары да барачак.

Тикшерү комитеты «Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100