Дус кызым «да-а, кыз да утызда» диярлек яшьтә иде. Үз вакытында кияүгә чыкмаган, хәзер менә алучы юк. 20 яшьтә сайлансаң, яшь барган саен, өйләнергә теләк белдерүчеләр кими икән ул.
30дан узган кызларның кайсы җире генә авыртмасын, бер генә дәвалану ысулын киңәш итәләр: бала табарга кирәк сиңа, диләр. Җәмиләгә дә бөтен яклап тизрәк ир табарга әйттеләр. Һәр кунакка чакырган саен, ул миннән киңәш сорый. Ә мин аңа нинди киңәшче булыйм? Мин үзем кияүдә, ике балабыз бар. Кайсы юлны сайлаганым хак башында.
Дус кызымны чын күңелдән кызганам. Гомере буена үзе генә калырмы икән? Аңлар идем үзен үзе карап йөри торган булса, тик ул дөрес туклану турында уйлап та бирми. «Ирләр эт түгел, сөяккә ташланмый» дип эшен бетергән.
Хатын-кыз сәламәтлеге ягыннан проблемалары башлангач, Җәмилә гинекологка барды. Табиб та аңа «дусларча» бала табарга әйткән. «Гомер буе даруда торырга җыенысыңмы әллә? Балага узарга кирәк инде», – дигән.
Җәмилә «шул сорау белән башны ашыйлар» дип миңа зарланды да, ахыр чиктә, бергә эшләгән хисапчы егеттән бала табуда ярдәм итүне сораган. «Әйдә, син миңа бала табарга булышасың, башкача бернәрсә дә тиеш булмыйсың», – дигән һәм аз гына күләмдә күчтәнәчкә акча да биргән. Бусы – мин белгәне генә. Дөрес булса, эш буенча программалар төзергә дә өйрәткән.
Хисапчы егет ничек моңа ризалашканына бөтен белгән кеше гаҗәпләнде инде. Бар бит инде ул мәзәк кешеләр.
Җиде айдан соң, Җәмилә декретка китте. Мин аңа кунакка йөрдем. Үзем аңа кирәк булган азык-төлек, дарулар алып кердем. Ә Җәмилә исә бик бәхетле күренде. Күзләрендә очкыннар иде, 32 тешен күрсәтеп көлә.
Менә тиздән ана булам да, яшәвемнең мәгънәсе була. Ә ир булмаса да ярый ул. Эчә торганы булса, бөтен нервымны ашап бетерер иде, – ди.
Кызык уйлыйсың син шулай да. Баланы таптың гына түгел, аны үстерергә дә кирәк. Әти тәрбиясенә дә тора-бара мохтаҗ була. Әле ярар ул сиңа сүз әйтмәсә, ә еллар узгач, «кайда минем әти» дисә?
Безнең илдә аерылган хатыннар ничек үстерә икән соң?
Аларга дәү әниләре дә булыша. Кимендә 2 хатын-кыз.
Мин супер-әни булырмын инде алайса. Хәзер баладан баш тартмыйм.
Вакыты җиткәч, Җәмилә кыз бала тапты. Башта үзе генә бала белән утырып карады, ә аннары ул хастаханә юлында еш йөри башлады. Нишләп йөргәне турында сөйләми, сорауларга җавап бирми иде.
Аннары гына анализлар тапшырып йөргәне ачыкланды. Ул судка мөрәҗәгать итеп, ДНКларны җыеп, баланың әтисенә – хисапчы егеткә алиментлар түләтүгә ирешкән.
Бер кунакка килгәч, бу хәбәрне ишетеп, тотлыга яздым.
Нәрсә-нәрсә? Алимент түләтәм, дисеңме?
Ә нәрсә булган? Ул – кызымның әтисе. Булышсын.
Син бит аны алдаган булып чыгасың. Ул – синнән 12 яшькә кечерәк. Мескен, ник туганына үкенгәндер.
Җәмилә моңа авызын гына ерды.
Әйбәтме минем бизнес-план? «Хатын, ашарга кая» дип башымны ашаучы да юк, ай саен акча белән тәэмин итүче бер җүләре дә табылды. Бу – минем ничә ел бәхетсез яшәгәнемә язмыш бүләге, – дип акланды Җәмилә.
«Хәзер яши башлыйм» дигәндә генә, «яшь ата эшеннән киткән» дигән хәбәр таралды. Без олы хатыннар аңламаган, читтән торып эшли торган онлайн эшкә урнашкан. Һәм рәсми рәвештә әз түләнелә торганына кергән.
Хәзер Җәмилә тагын арт ягына утырып калды. Ата кешенең «соры» хезмәт хакыннан ни рәвешле күбрәк акча кысып буласын уйлый.
Алга таба нәрсә булып бетәсен тизрәк беләсе иде. Сериал карыйммени!