Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америкадагы элеккеге разведчик: Венгрия Украинаның Карпат аръягы өлкәсен алачак

news_top_970_100

Будапешт Украинаның Карпат аръягы (Закарпатье) өлкәсен үзенә алачак, чөнки җирле венгрлар Киев сәясәтеннән канәгать түгел, дигән фикер әйткән АКШ Һава көчләренең элекке разведчигы Скотт Риттер. Бу турыда ул журналист Гарланд Никсонга биргән интервьюсында сөйләгән.

Элеккеге разведчик сүзләренчә, Карпат аръягы венгрлары арасында Украина хөкүмәте җитәкчелегеннән канәгатьсезлек арта бара, алар «анда яшәүләренә риза түгел».

«Бар нәрсә таркала башлагач, венгрлар килеп, бер кисәкне алып китәчәк. Поляклар да шулай эшләячәк», – дип саный эксперт.

Роттер фикеренчә, нәтиҗәдә Украинадан икътисады көчле булмаган кечкенә республика гына калачак. Аңа Европа Берлегеннән даими дотацияләр кирәк булачак.

Венгрия Украинаның аз санлы милләтләр хокуклары турындагы яңа законын тәнкыйтьләгән иде. Будапешт фикеренчә, ул хәзерге таләпләргә туры килми һәм венгрларның хокукларын кысрыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100