Америкада яшәүче эшмәкәр Айдар Вафин: «Без - татарча сөйләшүче соңгы буын»
Икътисад фәннәре кандидаты, Майамида яшәүче Айдар Вафин татар халкына инкыйраз килеп җитте, без - татарча сөйләшүче соңгы буын дип саный.
«Киләсе буынның татарча белүе икеле»
Айдар Вафинга шалтыратып, ни өчен шундый фикергә килүен сораштырдык.
Мин һәрвакыт туган ягым турында уйлана идем. Туган илем бармы? Татар кешесе буларак бу төшенчәгә нинди мәгънә салам? Әлеге сорау миндә мәктәп елларында ук туды, — дип сөйли башлады Айдар. — Милли мәктәп укучысы буларак, без барлык фәннәрне дә туган телдә укыдык. Бу исә фикерләү һәм чынбарлыкны кабул итүдә дә үз эзен калдырды.
Казанга күчеп килгәч, мин татар телендә аралашучы, сөйләшүче кешеләрнең азлыгына шаккаттым. Башкалада туган телләрендә сөйләшергә оялу, кыенсыну, хәтта үз милләтен яшерергә теләүчеләр дә күп очрады. Бу хәлне күрү авыр булды. Әбием: «Улым, туган җирең — син бәхетле булган җир булыр», — диде миңа. Бу сүзләргә башта артык игътибар бирмәсәм дә, соңыннан дөреслегенә инандым.
Бу хәлнең барлыкка килүендә, телнең шул дәрәҗәдә булуына, әлбәттә, берничә дәвер, тарихи вакыйгалар һәм без үзебез сәбәпче: дәшмәү, сабыр итү һәм килешү. Без — туктап калган, нидер көткән дивар сәгате кебек… «Теле юкның — иле юк», — ди халык. Автономия һәм ил турында уйланганчы, «Телебез бармы? Туган телебез ни хәлдә? Әдәби телдә ничә кеше сөйләшә? Татар телен кайда һәм ничек кулланып була? Гомумән, без балаларыбызны ана теленә өйрәтәбезме?» — шушы сорауларга җавап табарга кирәк.
Балаларым 3-4 яшькә кадәр бары тик татар телендә генә сөйләште. Урамда уйнаган вакытта рус теленә тәрҗемә аша башка балалар белән уйныйлар иде. Бу — безнең шәхси теләгебез булды. Хәзер алар бераз олырак һәм бүген дә татарча сөйләшәләр, аңлыйлар. Әмма үзебезне борчыган сорауларга җавапны балаларга ни рәвешле аңлатырга соң?
Кызларымны Казанда балалар бакчасына биргәндә мондыйрак хәл булды: «Бала-Сити» шәхси балалар бакчасында бары бер татар төркеме оешты, ташламалы булганга гына монда да рус милләтеннән булган гаиләләр килде. Киләсе елга хәтта бер тулы татар төркеме җыя алмадылар. «Ни өчен татар төркеменә килмисез?» — дигән сорауга татарлар без санап киткән, телгә кагылышлы сорауларны бирде.
Бу — үсеш, тел чикләрен кысу, үз телен саклый алмаган халыкларның башка милләт арасында югалуы, ярашуы. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен укучылар моны бик яхшы аңлый. Ул әсәрдә язылганнарның күбесе бүген күзәтелә. Киләчәк буынның ана телен белүе икеле, ә туган ил турында безгә хыялланмаска да була.
Телнең, милләтнең бу дәрәҗәгә төшүенә бары үзебез җаваплы, гаепле. Үз милләтен, мәдәниятен, тарихын белмәгән татарлар сәбәпче моңа. Туган телнең аяныч язмышы күптән башланса да, тагын да хәлиткеч эш — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2017 елда бертавыштан кабул иткән, татар телен рус теле белән бертигез дәрәҗәдә укуга каршылыкны хуплаулары булды.
Шуңа күрә киләсе буын үз балаларына туган телне тапшыра алмас. Без бу катлаулы, озын тарихи юлда соңгы буындыр.
«Русларны гына гаепләү дөрес түгел»
Айдар Вафин югарыда әйтелгән сүзләрен раслаучы фактларны да санап китте:
- Күпчелек ата-аналарның татар телен үз балаларына өйрәтмәүләре, киләсе буынга тапшырмаулары.
- Дәүләт теле буларак (бу көлке яңгырый, әлбәттә, дәүләт юк бит) мәктәптә укытуны тыю.
- Татар телен көндәлек тормышта куллану мөмкинлеге булмау.
- Татарстанның даими һәм максатчан рәвештә дәүләт статусын бетерү (бетерергә тырышу).
2000нче еллардан башлап, республика үзендә булган бөтен нәрсәне (чималны) җаны белән бергә сата. Бары йөзе һәм сүзе, исеме (статус) генә калды — аны да тиздән тартып алачаклар да сатачаклар. Россиянең яңа Конституциясен укып карагыз, бу илдә милли республикаларга урын юк хәзер. Без үзебез үз гамәлләребез белән тарихны язучылар. Нинди тарих язабыз соң? Нинди киләчәк тудырабыз? Без үзебез үз милләтебезне, телебезне юк итүчеләр!
Минем туган илем бармы? Әбием никадәр хаклы булган? Тарихи җиремдә туган телемне укытмыйлар диярлек, сирәк сөйләшәләр, әдәби телне тагын да әзрәк кулланалар. Күз алдында һәм күңелдә бары бер сурәт булып торган илне мин туган илем дип горурланып, күкрәк кагып әйтә алмыйм. Бу хәлне күрә, белә торып, туган җирем өчен бәхет хисе тумый. Әбием хаклы булгандыр… Туган ил — ул син бәхетле булган җир.
Инглизләр үз теле белән төрле җирләргә таралган халык, ул кайда да үз теле, үз дәүләте белән яши.
Ә без — туган илебездә бәхет тапмаган, үз телебезгә мохит тудыра алмаган, дөнья буйлап сибелгән, туган җирнең терәген тоймаган халык.
Ә без — туган илебездә бәхет тапмаган, үз телебезгә мохит тудыра алмаган, дөнья буйлап сибелгән, туган җирнең терәген тоймаган халык.
Мондый нәтиҗә шатландырмый, әмма бу эволюция, үсеш мәсьәләсе. Бүтәнчә ул бармый. Кызганыч, без хәзер шундый хәлдә. Күбесе үз сүзләрен әйтә алмас, беренчедән, куркалар, икенчедән, алар бер парадигмада яшиләр — бүтән нәрсәне күрмәгәннәр. Күбесе шулай.
2017 елда татар телен бетерүне яклап кулын күтәргән, сатлыкҗан да үзен, «Мин сатылдым», — димәячәк. «Шулай кирәк иде. Без хәзер татар телен үстерәбез. Телләр фондына акча бирделәр», — дип акланырга тырышачак.
Бу көнгә калуда русларны гына гаепләү дә дөрес түгел. Үзебездә гаеп күпкә зуррак, — ди Айдар Вафин.
«Руслардан тыш, Россиядә татарлар һәм чеченнар гына бераз сакланып калды»
Айдар, телнең, татар халкының юкка чыгып баруның төп сәбәпләре нинди? Башка халыкларда моңа мисал бармы? — дип сорыйм.
Әйткәнемчә, үзебез татарча аз сөйләшәбез, балаларга әдәби телне өйрәтмибез, аны куллануны таләп итмибез. Банк, кафе һәм дәүләт идарәләрендә дә татар телендә бер генә кәгазь дә юк. Безнең милли бердәмлек, милли уй-фикер юк. Кызганыч, без бик таркалып беткән халык.
Югарыда саналган фактлар шул бетерүгә илтә дә. Моңа үзебез дә сәбәпче. Без телне кулланмыйбыз, аны кулланырга даирә дә юк. Туган телендә сөйләшмәгән халыкның киләчәге бармы, белмим.
Бүгенге дөньяда моңа мисаллар күп, көн саен барлыкка килеп торадыр. Россия — күпмилләтле дәүләт. Чынлап торып карасаң, анда ике милләт сакланып калды дисәң дә буладыр. Бераз татарлар һәм чеченнар бар. Милләт — ул туган телендә сөйләшү генә түгел, аның мәдәнияте, тарихы, халкы да булырга тиеш. Үз телендә сөйләшүче җырчылары, язучылары булу да зарур. Бөтенесе булганда гына халык яки тел бар дип әйтеп була. Безнең әле ул бар, әмма бетеп бара, зур тизлектә бетә.
Беткәч, татарның атамасы күпме вакыт сакланып калачак?
Халык беткәч, татар дигән атама тарихта сакланып калыр. Татар атамасын кая кулланабыз, нинди кәгазьләрдә бар ул? Туу турындагы таныклыкта гына бар. Россиянең яңа Конституциясендә бер кызык сүз бар: дәүләт формалаштыручы халык һәм башка халыклар дигән. Совет чорында татар кешеләре үзләренең балаларына рус исемнәрен бирә башлаганнар иде, үсеш, карьера булсын дип инде. Син дәүләт формалаштыручы халык булсаң, «үсә» аласың. Тора-бара балага җиңелрәк булсын өчен, рус миллтен сайлаулары да бар. Катнаш никахтан туган балаларның русмы, татармы икәнен беркем аңламый, чөнки ата-аналары татарча сөйләшмәгәч, алар күбрәк үзен рус дип хис итәдер.
Димәк, русча гына сөйләшәчәкбез…
Россиядә рус теле генә калачак, башка милләт, халык телләре калмаячак. Россиядә бер Татарстанда гына мәдәният, тарих, әдәбият, сәнгать бар. Башка милли халыкларда андый нәрсә юк. Исемнәре булырга мөмкин, әмма чынлыкта анда бернәрсә юк.
Татар халкының иң көчле вакыты булганмы соң? Кайчан?
Мин тарихчы түгел. Минемчә, татар халкының иң көчле вакыты меңенче елларга кадәр, исламны кабул иткәнче булган. Болгар, Биләр шәһәрләре заманына күрә Европадагы иң зур калалардан булган. Исламны кабул иткәч, аның белән үз мәдәнияты, гыйлеме, үсеше дә килгән. Тарих үзгәрә башлый. 900-1000 елларга кадәр безнең халык бик бай һәм төпле халык булган. Соңыннан без таркала башлаганбыз.
Телнең, халыкның юкка чыгу процессын берәр ничек туктатып буламы? Бәлки, глобаль берәр вакыйга булырга тиештер, мәсәлән, Татарстан мөстәкыйль дәүләткә әйләнсә?
Бу процессны туктатып була — туган телдә сөйләшергә теләк кенә кирәк. Кызганыч, халыкта андый теләк юк. Ул балалар бакчасыннан ук күренеп тора: анда татар төркемнәре юк. Мәсәлән, яһүд теле берзаман үлгән тел буларак саналган иде һәм ул телдә беркем сөйләшми иде. Соңыннан яһүд халкы бердәм булып телләрен торгыза башлады. Безнең телне дә шулай кайтарып була. Бер генә таләп — халык үз телен яратырга һәм аның аны бернигә дә карамыйча өйрәнергә теләге булырга тиеш. Куллана аламы ул аны, юкмы… Мондый ният безнең күбебездә юк.
Татарстан мөстәкыйль дәүләт булса да, бу процессны туктатып булмый. Республика 1990нчы елларда мөстәкыйль дәүләткә әйләнеп карады. Шул елларда Мәскәү белән бераз көрәште дә 2000 елларда яңадан бирешә башлады. Татарстан мөстәкыйль була алмый, безне бик каты чикләделәр, халык бик каты таркалган. Совет заманында ук символик рәвештә генә булса да, бүгенге Россиядә алай да мөмкин түгел. Аны үзебез тартып ала алмыйбыз, чөнки аның хәтле көчебез дә, халкыбыз да юк. Үз телебезне дә саклый алмыйбыз, чөнки балалар бакчасында ук балалар телне өйрәнмиләр.
Бүгенге көндә татарлар нәрсә эшли ала? Көрәш нәтиҗә бирерме, аның мәгънәсе бармы?
Без үз телебездә сөйләшеп, аны балаларга өйрәтә алабыз. Әдәби телне өйрәнергә кирәк. Кешеләр татар телен белсә, тирә-юньдәге башка халыкларның да телен аңлый алачаклар.
Теге чакта халыкның депутатлары да, вәкилләре дә — бөтенесе телгә каршы чыктылар. Клишас һәм Крашенинниковның яңа законы буенча министрларны да хәзер Мәскәү куячак. Республиканың башлыгы район хуҗасы кебек кенә кала дигән сүз. Ә район башлыгы ул — бөтен нәрсәгә дә гаепле бер кеше генә. Чик үтелгән, без хәзер бернәрсә эшли алмыйбыз, минемчә. Татар телендә сөйләшеп, партизаннарча өйрәтә генә алабыз.
Көрәш нәтиҗәле булырга мөмкин. Аны да бит төрлечә аңлап була. Туры көрәш — урамга плакатлар күтәреп чыгу, нәрсәдер таләп итү һ.б. Бөтен халык чыкса, аның көче булыр иде. Ләкин бу булмаячак. Бөтен дөнья татарлары бердәм булып урамга чыксалар, Мәскәүгә каршы иҗтимагый бер көч булып торачак. Чыкмыйлар бит, чыкмаячаклар да. Безнең бит Бөтендөнья татар конгрессы бар. Татар төбәкләреннән татарларны чакыралар да, «Бүген без фәлән хәтле сыер асрадык, шуның хәтле сарык үстердек», — дип сөйләшәләр.
Көрәшнең икенче ягы — шул телдә сөйләшү, аралашу, аны куллану.
Өченчесе — без татар буларак төрле төбәкләр сибелсәк тә, балаларыбызга яшәгән җиребездә татар телен өйрәтеп, анда татар кешесе булып дан алып, туган җиребездә китаплар чыгарырга булышып, китапханәләр, музейлар ачып, татар теле үсешенә булышу. Бу да көрәшнең бер төре. Тик татар кешесенең татар телендә сөйләшү теләге булмаса, бернинди көрәшнең дә мәгънәсе юк.
«Бу — Россиядәге барлык кече халыклар проблемасы»
Айдар Вафинның әлеге сүзләренә карата башка кешеләрнең фикерен дә белештек.
Айгөл Гыймранова-Лион, Американың Калифорния штатында яши:
Айдарның фикере белән тулысынча килешәм. Бу чыннан да шулай. Мәктәпләрдән телне алу безнең милләтләр өчен бик зур югалту булды, чөнки мәктәп балага бик күп әйбер бирә. Уйлап карасаң, бала күп вакытын әти-әнисе белән түгел, ә мәктәптә үткәрә. Хәтта «Бала-сити» балалар бакчасында татар төркеме оештырыла алмавы мин бик аптыратты. Әгәр дә без баланы туган телдә үстерү шартларын үзебез булдыра алмыйбыз икән, бу — бик начар күренеш.
Без элек тел авылда саклана, татарны, башкортны авыл саклап калачак дия идек. Соңгы елларда балалар белән авылга (башкорт авылы) кайткан саен иң зур проблема — урамга чыккач, кызыма уйнарга иптәш юк. Балалар йөгерешеп киләләр, ә уртак телләре юк. Минем кыз русча белми, ә калганнар — башкортча. Бу — татар проблемасы гына түгел. Россиядәге барлык кече халыклар проблемасы. Кече телләр барысы да рус теленә кереп югала. Татарларга җиңелрәк, алар әле күмәк, күп, сан белән алалар, безнең башкортта анысы да юк.
Мине башка әйбер борчый. Бөтендөнья лингвистлары, филологлары балага ике-өч тел биреп үстерсәң, ул күпкә акыллырак, сәләтлерәк була, диләр. Россиядә андый мөмкинлек бар, алар икесен дә бертигез белеп үсә ала. Билингваль балалар үстерергә була. Нишләп без шул мөмкинлектән баш тартабыз икән дип аптырыйм мин милләттәшләремә.
Тәбрис Яруллин, Эльза Нәбиуллина кебек яшьләргә сокланып карыйм. Алар кебек кешеләр булганда милләт яшәячәк, аларның балалары һичшиксез татар булачак. Әмма киләчәктә татар телен кулланыштан төшереп калдырабыз икән, шушы ике тел арасыннан алар рус телен сайларга мәҗбүр булачак. Без чыннан да телне югалтабыз, чыннан да инкыйразга барабыз.
Бүгенге көндә Россиянең төп сәясәте — монотелле, монодинле монодәүләткә әйләнү. Без шуңа барабыз. Без, татарлар телебезне югалтуда үзебез гаепле дип утырудан да файда күрмим. Нишләргә дә белмим. Көрәшнең дә файдасын күрмим кебек.
«Татар халкы бетә, дип әйтеп булмый»
Илдар Габдрафиков, сәясәт белгече, этнолог, тарих фәннәре кандидаты:
Тел югала, әлбәттә, сөйләшүчеләр дә елдан-ел кими, әмма татар халкы бетә дип әйтеп булмый. Телләрен югалткан халыклар бар, тик халкы калган, мәсәлән, яһүдләр. Алар үзләренең милләтен саклап калганнар. Хәзер татар авылларында, татар гаиләләрендә балалар русча сөйләшә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә рус теле хөкем сөрә. Тел югалып кына халык бетә дип әйтеп булмый, чөнки анда бүтән механизмнар да бар. Тел югалгач, мәдәнияткә да зыян килә, сыйфаты буенча икенче төрле халык инде бу.
10-15 ел элек татар теле бүлегенә конкурс иде, ә хәзер анда студентларны җыя алмыйлар, чөнки аннары эш таба алмыйлар, булса да, хезмәт хакы юк. Татар теленең кирәклеген күтәрмичә хәлне үзгәртеп булмый. Мәсәлән, татар теле белән бергә кытай, фарсы, төрек яки берәр төрки тел белән кызыксындырырга, җәлеп итәргә кирәк. Көнчыгыш телләрен белүнең потенциалы зур.
Шундый яңа ысуллар кулланып кына телне яңадан үстереп, торгызып була. Киләчәккә өмет белән карыйм. Дөньяда андый хәлләр булганы бар бит. Мәсәлән, XIX гасырның азагында чех теле бетеп барган һәм авыл теле генә булган. Хәзер ул дәүләт теле. Хәзерге заман таләпләрен истә тотып, яңа ысуллар белән эшләсәк, минемчә, үзебезнең телне коткарып кала алабыз.
Ринат Вәлиуллин, язучы:
Хәлләр аның хәтле ук мөшкелдер дип уйламыйм. Статистика буенча, кулланучылар арта да бугай әле. Тел мәсьәләсенә килгәндә, монда гаиләдәге тәрбияне беренче урынга куярга кирәктер. Гаиләдә татарча сөйләшеп, татар теленең кулланышын саклап калып була, беренче чиратта, өйдә сөйләшергә кирәк. Мәктәпләрдә укытылмау, әлбәттә, тел вәзгыятенә тискәре йогынты ясый.
Икенче телне белү бала үсешенә уңай тәэсир итә. Татар телен белү рус телен белү дәрәҗәсенә яхшы булачак. Русча сөйләшеп, без әле татарлар дип аталсак та, тел — теләсә нинди халыкның фундаменты. Мәдәният бит телгә нигезләнә. Телнең үсешен, кулланышын арттырырга кирәк.
«Унификацияләнгән халык белән идарә итәргә җиңел»
Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор:
Соңгы буын дигән сүз - күңелсез арттыру. Мин анысына ышанмыйм, чөнки безнең халкыбызда ниндидер бер эчке көч, потенциал бар. Геннарыбызда ул безнең. Мин татар яшьләренә ышанам, бигрәк тә шәһәрдә тәрбияләнгәннәргә. Иртәме-соңмы алар бу юнәлештә эшләп, милләтебезне уятачаклар. Соң булмас дип уйлыйм һәм ышанам, барысы да үзебездән тора.
Гаеп дигән нәрсә — үзебездә. Без һаман дәүләт, мәктәп дип сылтыйбыз. Иң әһәмиятлесе — кешенең эчендә ниндидер бер аңлау, горурлык булырга тиеш. Болар — гаиләдә тәрбияләнергә, сакланырга һәм гаилә аны әйдәп баручы да булырга тиеш. Бары тик гаиләгә генә төшереп калдыру да проблеманы гадиләштерә. Монда, әлбәттә, дәүләт тә бөтен проблеманы аңларга тиеш: Татарстан да, Россия дә.
Милли төрлелек — безнең дәүләтнең бизәге дип әйтер идем. Ул аның проблемасы түгел, ә үзенчәлекле бер матур ягы. Ул төрлелекне бер яктан гаилә, икенче яктан дәүләт матур, дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә ала, ләкин теләми. Унификация, ягъни бер тамырга китерү зур дәүләтләргә хас. Унификацияләнгән дәүләт һәм халык белән идарә итү җиңел. Бөтен нәрсәне бертөрлелеккә кайтарып калдыру омтылышы — табигый. Без аңа каршы торырга тиеш.