news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Америкада яшәүче бер ханым өч центнерга ябыккан

Америкада яшәүче бер ханым өч центнерга ябыккан

news_top
Америкада яшәүче бер ханым өч центнерга ябыккан
АКШта яшәүче бер ханым 270 килограммга ябыга алган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Милла Кларк исемле хатынның авырлыгы 340 кг булган. Ул гәүдә авырлыгын биш тапкырга киметә алган. Ханым кечкенә чагыннан ук артык авырлыктан интеккән. Ул кияүгә чыкканда 180 кг булган, бала тапкач, 220 кг га әйләнгән.

Күпмедер вакыттан соң аның аягындагы лимфа төеннәре шешкән. Шешнең авырлыгы 20 кг булган. Шул сәбәпле, ул урыннан тора алмый башлаган. Ханым ике ел буе бер бүлмәдә яшәргә мәҗбүр булган - ул ятып кына торган. Көн саен аны балалары күтәреп юарга тырышкан. Кызларының аны күтәрергә көче җитмәгән, шуңа күрә хатынның шешен улы күтәреп торган, ә кызлары үзен күтәргәннәр.

Дүрт стена арасында яшәүдән бик нык интеккән ханым ябыгырга дигән карарга килә. Өч ел элек хирург Юнан Новзарадан аңа ярдәмгә килә. TLC телеканалы ханымның ябыгуын реалити-шоуга төшерә башлый.

Операция ясар өчен ханымга 45 килограммга ябыгырга кушканнар. Шуннан соң гына аңа операция ясап, шешен алып атканнар. Аннары аз-азлап артык тиресен кисәләр, тез буыннарын урынына утырталар. Шул рәвешчә, дәвамлы операцияләр ясый-ясый Милла 70 килограммга ябыга алган.

Хәзер американка үзе торып йөри ала. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар