news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова нәни кызын күрсәтте

news_top
Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова нәни кызын күрсәтте
Фото: © Гөлназ Батталованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гөлназ Батталова америкалы Алекска кияүгә чыгып, хәзер чит илдә яши. Узган елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар.

«Бу көннәрдә Америкада Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең хәзер минеке дә булуы искиткеч шатлык! Кызым, булганың өчен рәхмәт. Эммусек – безнең татлыкаебыз», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм гаилә фотоларын да күрсәткән.

Фото: © Гөлназ Батталованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар