Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова кадерле кунаклар кабул иткән – Лос-Анджелеска кызы белән аның якын дусты, җырчы Линара Батталова килгән. Гөлназ һәм аның кызы Эмма кунакларын чәчәк бәйләмнәре белән каршылаганнар. Блогын актив рәвештә алып баручы Гөлназ Батталова, озак вакытлар күрешми торганнан соң, мондый очрашуларның ни дәрәҗәдә кадерле булуы турында сөйли.
Фамилияләре дә бертөрле булгач, күпләр Гөлназ белән Линараны бертуганнар дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Моннан күп еллар элек Гөлназ «Интертат»ка: «Күпләр безне апа-сеңел дип белә, ләкин бу алай түгел. Шулай да туганнар булмасак та, без Линара белән якын туганнар кебек аралашабыз. Еш бер-беребезгә кунакка йөрибез», – дип сөйләгән булган.
Гөлназ Батталова инде күп еллар элек Америкага күченеп китте. Ул анда америкалы Алекс Наберга кияүгә чыкты. Пар бер кыз һәм малай тәрбияли.