news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Америкада торнадо котыра, хәрабәләр арасындагы кешеләр ярдәм сорап кычкыра

news_top

Американың Небраска штатында көчле торнадо котыра, юлында шәһәрләрне җимереп китә. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Өермәләрнең берсе Элкхорн һәм Беннингтон шәһәрчекләрен тулысынча диярлек җимереп киткән – дистәләгән йортлар юкка чыккан. Шулай ук Техаста һәм Айовада җимерелүләр бар. Хәрабәләр арасындагы кешеләр ярдәм сорап кычкыра.

Матбугат чаралары язганча, йөзләгән йорт ишелгән, берничә кеше зыян күргән. Тик әле табигать бәла-казасының иң көчлесе әлегә булмаган – ул бүген көтелә.

Хәзер Торнадо Линкольн һәм Омаха шәһәрләренә таба хәрәкәт итә. Хәзерге вакытта корбаннар турында мәгълүмат юк. Тик бу соңгы еллардагы иң көчле өермә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар