Вашингтонның Рональд Рейган исемендәге һава аланына төшеп утырганда, «Bombardier CRJ700» пассажир самолеты «Black Hawk» вертолеты белән бәрелешкән, һәм ике очкыч та Потомак елгасына төшкән.
Самолетта 60 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган, вертолетта – 3 хәрби. Әлегә судан 18 гәүдәне чыгарганнар, алар арасында исәннәре юк, дип яза «CBS News». «NBC», 4 кеше хастаханәгә озатылган, дип яза.
Самолет Канзас штатыннан очып килгән булган. Вертолет хәрби өйрәнүләрдә булган.
Потомак елгасының суы 1,5 градус, бу температурада кеше 10-15 минуттан аңын югалта. Хәзер судан кешеләрне чыгаралар, һава аланын япканнар.
Теракт версиясе каралмый. Бу фаҗига – диспетчерлар яки очучылар ялгышы булырга мөмкин. Хәзер ике версияне язалар – берсе: диспетчерлар ике очкычның якынлашканын күргән, аларны аерырга тырышкан, әмма вертолет экипажы җавап бирмәгән, тагын бер версия – диспетчерлар дөрес фәрман бирмәгән.
Очкычларның бәрелгәне видеорегистраторга эләккән.