Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америкада Марат Мухин Гөлназ Батталованың ире белән йорт түбәсендә ит калҗасы кыздырган

news_top_970_100
Америкада Марат Мухин Гөлназ Батталованың ире белән йорт түбәсендә ит калҗасы кыздырган
Фото: Марат Мухинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган композитор Марат Мухин хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова декабрь башында АКШ буенча зур сәфәргә китте. Алар Нью- Йоркта булды, Чикагога очтылар, аннары – Лос-Анджелеска. Шуннан алар арендага машина алып 10 көнлек сәфәргә кузгалган. Санта-Барбара, Сан-Франциско, Лас-Вегаста йөреп, кабат Лос-Анджелеска кайталар.

Сәяхәтче гаилә Америкада яшәүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталова белән аның ире Алекс гаиләсендә кунакта да булган.

«Алекс безгә ит калҗасы әзерли. Бик матур монда, бу – аларның территорияләре, теләсә кайсы вакытта түбәгә менеп ит кыздырырга була», – дип сөйли Марат Мухин.

Гөлназ Батталованың чит ил кешесенә кияүгә чыгуы, ире Алекс белән Америкада яшәүләре һәм кызлары Эмма тууы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100