Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Америкада акылдан шашкан кешеләр җитәрлек» — АКШта булган вакыйгаларга күзәтү

Үзен демократия эталоны, башка илләр өчен үрнәк дип санаган Америка Кушма Штатларында шушы көннәрдә көтелмәгән вакыйгалар булды. Америка президентын сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр Конгрессны басып алды һәм фетнә кубарды. Ни өчен Америка хакимияте әлеге тәртипсезлеккә юл куйды? Бу нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин?

news_top_970_100
«Америкада акылдан шашкан кешеләр җитәрлек» — АКШта булган вакыйгаларга күзәтү
Tayfun Coskun/Anadolu Agency via Getty Images

Протестларда 4 кеше һәлак булган

6 гыйнвар көнне Америка Кушма Штатлары конгрессының ике палатасы да демократ Джозеф Байденны президент сайлауларында җиңүче итеп раслау өчен утырышка җыелды. Әмма берничә минуттан соң әлеге утырышны туктатырга мәҗбүр булдылар. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмәгән АКШның гамәлдәге президенты Дональд Трампның тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керде.

Протестлар вакытында дүрт кеше һәлак булган. Вашингтон полициясе башлыгы Роберт Конти сүзләренә караганда, үлүчеләрнең берсе — Америка хәрби-һава көчләре ветераны Эшли Бэббитт.

Америка мәгълүмат чаралары җиткерүенчә, баш күтәрүчеләр Конгресс бинасыннан картина һәм статуэткаларны урлаган, стенадагы фото һәм картиналарны тартып төшергән, өстәлләрне әйләндереп каплаган һәм наркотиклар кулланганнар.

Вашингтондагы тәртипсезлекләр аркасында Нью-Йоркта да саклык чаралары көчәйтелде. Анда Trump Tower бинасы янында Дональд Трампка каршы чыгыш ясаучы 50гә якын кеше җыелган иде.

Колумбия округы мэры Мюриэл Боузер Капитолийдагы тәртипсезлекләр аркасында кертелгән гадәттән тыш хәл режимын 15 көнгә озайтты. Хәзер ул 21 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Капитолийдагы тотрыксызлык округ халкы иминлегенә куркыныч тудыра.

Вашингтонда да 6 гыйнварның 18:00дән 7 гыйнварның 06:00гә кадәр коммендат сәгате кертелгән иде. Шуңа да карамастан, Капитолий янында тәртип бозу очраклары күзәтелгән, хокук саклау органнары 30 кешене кулга алган. Америка телеканаллары хәбәр итүенчә, фетнәчеләргә каршы дубинкалар, яшь китерә торган газ (слезоточивый газ) кулланырга туры килгән.

Кем гаепле?

Америка сәясәтчеләре әлеге тәртипсезлекләрдә илнең гамәлдәге Президенты Дональд Трампны гаепли. АКШның сайланган президенты Джо Байден Вашингтондагы тәртипсезлекләрне «фетнә» дип атады. «Вашингтон үзәгендә барган вакыйгалар-протестлар түгел, ә фетнә», — дип белдерде демократ. Ул шулай ук Трампны телевидениедә кичекмәстән чыгыш ясарга, «үз антыңны үтәргә, Конституцияне якларга» һәм Америка тарихында моңарчы күрелмәгән милли парламенттагы тәртипсезлекләрне тәмамларга чакырды.

АКШның элеккеге Президенты Барак Обама Капитолийдагы куркыныч хәлләр тарихта бөтен Америка өчен намуссызлык һәм хурлык буларак уелып калачагын билгеләп узды. «Тарих Капитолийдагы вакыйгаларны истә калдырачак. Гамәлдәге Президент сайлау нәтиҗәләре турында нигезсез алдалап килде», — дип үз фикерен белдерде Барак Обама. Американың элеккеге өч президенты — Джимми Картер, Билл Клинтон һәм кече Джордж Буш та килеп чыккан вәзгыятьтә Трампны гаепле ди.

Сенатта демократлар фракциясе лидеры Чак Шумер тәртипсезлекләрнең Америка репутациясендә кара тап булуын әйтте. «Вашингтондагы тәртипсезлекләр тиз генә юылмый торган кара тап», — диде ул.

Бу хәлләрдән соң демократлар гына түгел, хәтта АКШ президенты кабинеты әгъзалары да Трампның хакимияттән вакытыннан алдан китү мөмкинлеге турында фикер алыша.

Трамп: «Тынычланып йортларыгызга кайтыгыз»

Дональд Трамп исә үзенең тарафдарларына мөрәҗәгать итте. Твиттердагы аккаунтында ул аларны «йортларына кайтырга» чакырды. «Мин сезне ишетәм, сезгә авыр булганын аңлыйм. Безнең сайлауларны урладылар. Без сезне яратабыз. Бездә закон һәм тәртип булырга тиеш, тәртипне һәм кануннарны саклаган кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез. Кемнеңдер зыян күрүен теләмибез. Тынычланып, йортларыгызга кайтыгыз», — диде ул үз мөрәҗәгатендә.

Трамп шулай Ак йорт каршында чыгыш ясады һәм сайлауларда җиңелүен беркайчан да танымавын белдерде. Моннан тыш, ул Конгресс утырышында рәислек иткән вице-президент Майкл Пенсны сайлаучыларның тавышларын кире кагарга чакырды.

Гражданнар сугышыннан соң (1861-1865 еллар) АКШта мондый тәртипсезлекнең беренче тапкыр булуы. Ни өчен үзен демократия эталоны, башка илләр өчен үрнәк дип санаган Америкада мондый хәлгә юл куйганнар? Бу нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин?

«Американың көче бу хәлләрдән соң кимеми»

Дамир Исхаков, галим-этнограф, тарихчы:

Бу каршылыкларның нигезе бик тирәндә. АКШтагы вакыйгалар Американың «иске халкы» белән «яңа халкы» арасындагы үзара каршылыклардан башланды. Иске халыкка Американың ак тәнлеләре дә, хәзерге латин америкалылар да керә. Алар үз вакытында коллар да булган, үсеш ягыннан бераз арттарак калган төркемнәр. Шушы халык демократияне күбрәк алга сөрә. Ә башка төркемнәрдә ак тәнлеләр шовинизмы бар. Әлеге икенче төркем Американың сәнәгате һәм икътисады белән бәйле. Иске һәм яңа системаның бер-берсенә каршы килүе шундый нәтиҗәгә китерде.

Вакыйгалар үзәгендә Дональд Трамп булды. Ул Американың сәнәгать өлкәсен саклап калырга һәм үстерергә тырышты. Шуның белән төркемнәргә каршы чыкты. Әлеге төркемнәр Америкада демократияне яклый. Трамп котыртучы көч буларак чыгыш ясады. Чынлыкта ул оттырды, ләкин җиңүчеләр белән җиңелүчеләр арасында аерма бик аз булгач, Трамп үзенең җиңелүен танырга теләмичә, халыкны котыртты. Шуннан конфликт килеп чыкты.

4 кеше үлүе турында мәгълүмат таралды, әлбәттә, бу бик начар әйбер. Шуңа күрә Трампны гаепле, дип әйтеп була. Бу проблема хәл ителер дип уйлыйм, әмма халык барыбер икегә бүленгән килеш калачак. Бу юлы Президент булып Байден билгеләнсә, алга таба аның тарафдарлары калырмы икән, дигән шөбһә бар.

«Шушы фетнә аркасында Америка юкка чыгар», — дип уйлаучылар ялгыша. Юкка чыкмаячак, киресенчә, үсәчәк кенә. Американың көче бу хәлләрдән соң кимеми. Чөнки анда хакимият гел алмашынып тора, бер генә кеше идарә итми. Алар шул системада яшәргә күнеккән. Бу Америкада реаль сәясәт бар дигән сүз. Бездә бит беркем чыкмый, халык хәзер карават астында ята. Шуңа күрә бездә бернәрсә үзгәрми. Ә АКШта халык үз фикерен белдерергә күнеккән, каты юл белән булса да фикерен белдерә. Сәясәтчеләр халык фикеренә колак салырга мәҗбүр. Каршылыклар булса да, Америкада сәясәт яши һәм яшәчәк тә. Мин моны әйбәт дип саныйм.

«Бу ситуациядә хайп бар кебек»

Адель Арсланов, юрист:

Капитолийны басып алу белән бәйле вәзгыять Дональд Трампның ризасызлыгына бәйле. Күп кенә илләр лидерлары кебек, ул да үз хакимиятен югалтырга теләми. Минемчә, бу хакимиятне тартып алу омтылышы. Бу ситуациядә ниндидер хайп та бар кебек. Трамп мультимиллионер бит, аның бизнесын, шәхси эшен тагын да танытыр өчен бу яхшы мөмкинлек.

Америкада бик кыю халык яши, алар хакимиятне тартып алырга беркайчан да юл куймаячак. Минемчә, аларда чын демократия. Бу хәл — көтелмәгән вакыйга, кызганыч, демократиядә дә төрле очраклар булырга мөмкин. Барысы да җайга салыныр, дип уйлыйм.

«Америкада акылдан шашкан кешеләр җитәрлек»

Рафаэль Хәкимов, тарихчы:

Америкада булган хәлләр бөтен дөньяга тәэсир итә. Икътисади, финанс мәсьәләләре әллә ни үзгәрмәсә генә бу вакыйгалар безгә кагылмаячак. Монда Трампның да гаебе бардыр. Ул бит катырак сөйләп ташлый. Аннан соң ул әйткәнгә ышаналар. Америкада акылдан шашкан кешеләр җитәрлек. Капитолийда бәреп керү яхшы нәрсә булмаса да, коточкыч диеп тә булмый. Фетнәчеләрне куып чыгардылар бит, Трамп та: «Тынычланыгыз», — диде.

Миңа калса, Байден Трампның хаталарын төзәтергә тиеш. Сәясәттә шулай инде, кемдер катырак сөйләсә, оппозиция аны йомшартырга тырыша.

Америка урамнарында тынычмы? Халык яңа президентка әзерме? Бу турыда без АКШта яшәүче милләттәшебездән сорадык.

Илмир Әхмәтҗанов:

Мин үзем Питтсбург шәһәрендә яшим, бездә андый-мондый үзгәрешләр сизмим. Кеше моңа кадәр ничек яшәде, эшләде, бүген дә шулай үз тормышлары белән яши. Вашингтондагы вакыйганы яңалыклардан гына карап беләбез. Гомумән әйткәндә, тыныч. Байденның җиңүен күпчелек ничек бар шулай кабул итте, шуның белән ризалашты. Ә ризалашмаучылар митингларга чыккан. Шул хәтле кычкырышып йөрүләрен күрмәдем. Глобаль үзгәрешләр юк. 

Гөлназ Сафина:

Нью-Йорктан ерак түгел, Нью-Джерси штатында торам. Безнең штатны демократия штаты, дип атыйлар. Чөнки тавышларны күбрәк Байден өчен бирделәр. Яңа президентны кешеләр түземсезлек белән көтә. Бездә Байденны яклаучылар күбрәк дисәм дә була. Шуңа күрә бернинди протестлар, каршылыклар юк. Белгәнемчә, Нью-Йоркта да тыныч. Вашингтонда Трампны яклап, Капитолийга бәреп кергәннәрен яңалыклардан, Инстаграмнан күреп белдем. Вашингтондагы коммендат сәгате турында да шуннан белдем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100