news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Америкада аэропорттан күтәрелгән самолет ангарга бәрелеп яна башлаган, ун кеше үлгән

Америкада аэропорттан күтәрелгән самолет ангарга бәрелеп яна башлаган, ун кеше үлгән

news_top
Америкада аэропорттан күтәрелгән самолет ангарга бәрелеп яна башлаган, ун кеше үлгән
Американың Техас штатындагы Даллас шәһәрендә ике моторлы Beechcraft BE-350 King Air самолеты ангарга бәрелгән. Фаҗига Эдиссон аэропорты территориясендә булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Ангарга бәрелгәч, самолет яна башлаган. Ун кеше һәлак булган.  Федераль авиация идарәсе тикшерү эшләре башкара. Урында белгечләр эшли, диелә бу хәбәрдә.

Авиация һәлакәте кадрлары төшерелгән видеоны "Вести" каналы күрсәтте. Ике моторлы Beechcraft B300 King Air 350i самолеты Флоридага таба оча. Ул аэропорттан күтәрелә һәм ангарга барып бәрелә. Самолет бортында булган ун кеше һәлак була, диелә бу хәбәрдә. 
 


Башлангыч мәгълүматлар буенча, самолет та, ангарда торган вертолет та җимерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар