Америка җырчысына бер фанаты телефон ыргыткан: Биби Рексаның маңгае ярылган (видео)
Нью-Йорктагы концертында җырчы Биби Рексага бер тамашачы телефон ыргыткан. Телефон җырчының битенә эләккән. Бу хәлне фанатлар видеога төшереп алган, язма социаль челтәрләрдә таралган.
Видеода күренгәнчә, телефон җырчының битенә бик каты килеп эләгә, җырчы шунда ук шок хәлендә калып, тамашачыларга арты белән тезләнә. Биби Рексаның концерты өзелә, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә охзатканнар, дип яза Газета.ру порталы. Җырчының маңгае ярылган, табиблар аңа 3 җөй салганнар. Концертка килүчеләр шундук хокук бозучыны ачыклап, каравылчыларны чакыртканнар.
Социаль челтәрләрдәге кулланучылар фанатның мондый адымына карата канәгатьсезлек белдергән.
«Биби – музыкаль индустриядә иң ягымлы һәм проблемасыз кешеләрнең берсе, ул моңа лаек түгел. Аны тынычлыкта калдырырга кирәк», – дип язган фанатларның берсе һәм, телефонны махсус ыргыткан булырга мөмкиннәр, дип тә әйткән.
Әлегә Биби Рекса командасы бу хәлгә карата бер сүз дә әйтмәгән. Җырчы үзе дә фанатлары белән элемтәгә чыкмаган.