Америка табиблары кешегә дуңгыз әгъзалары күчереп утырту һәм алар эшләп китә алсын өчен ысул уйлап тапкан. Бу хакта Nature фәнни журналына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Тикшеренүчеләр дуңгызның генетик модификацияләгән бөерен баш мие үлгән 57 яшьлек ир-атка күчереп утырткан һәм бу бөерне 61 көн буе эшләргә дә мәҗбүр иткән. Хәзергә бу – абсолют рекорд.
Тәҗрибә мәгълүматлары буенча, бөер 33 һәм 49 көннәрдә көтмәгәндә кире кагу билгеләре күрсәтә башлый, әмма табиблар иммунодепрессант ярдәмендә аның эшчәнлеге кире торгыза алган. Әгъза тулысынча эшли башлаган. Тикшеренү төркеме бу тәҗрибәне 61 нче көндә туктаткан.
Терлекнең бөере белән бергә реципиентка кечкенә тимус бизе дә күчереп утыртканнар. Ул иммун системасын алдаган һәм дуңгызның күзәнәкләрен чит-ят күзәнәк буларак кабул итәргә ирек бирмәгән.
Соңгы 3 елда 12ләп кеше генетик модификацияләнгән дуңгызлардан әгъзалар, шул исәптән, йөрәк, бөер, бавыр һәм бугаз бизе алган. Галимнәр фикеренчә, бу нәтиҗәләр трансплантация кичергән пациентларның хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә.