Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка сәясәтчесе Украина конфликтына нокта куя ала торган кешенең исемен әйтте

news_top_970_100

АКШ президенты булып киредән Дональд Трамп сайланган очракта, ул Украинадагы һәм Газа секторындагы конфликтны тиз арада хәл итәчәк. Бу хакта АКШ Конгресс Сенатына Республика партиясеннән кандидат Кари Лейк әйткән. Бу турыда «The Hill» басмасына сылтама белән Лента.Ру сайты яза.

«Президент Трампны Ак йортка кире кайтаргач, бу сугышлар тиз арада бетәр, дип уйлыйм. Һәм шуңа күрә, бик чиксез сугышларга акча түгеп ятасы булмас, дип ышанам, чөнки президент Трамп тынычлыкка омтыла», – дигән ул.

Сәясәтче сүзләренчә, Трамп хакимияттә булганда «бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру чигендә» булган. Әмма, Американың элекке лидеры үзе башламаган сугышларга нокта куячак, дигән ул.

«Джо Байден хакимияткә килгәннән бирле, бездә бөтен дөнья буенча проблемалар чыгып кына тора, һәм шуңа күрә безгә көчле лидер кирәк һәм Американы беренче урынга куйган президент Трамп дөньякүләм лидерлар белән үзен ничек тотарга кирәген белә, һәм мин моны түземсезләнеп көтәм», – дигән кандидат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100