Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШ Президенты Джо Байден Киевка килде

news_top_970_100
АКШ Президенты Джо Байден Киевка килде

Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байден Киевка килде. Аның Украина Президенты Владимир Зеленский белән Киевта Михайлов соборы янында төшкән фотоларын Украина матбугат чаралары чыгарды. Шушы мизгелдә видеода һава тревогасы тавышы ишетелә. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

АКШ Президентының Киевка килүен соңрак Зеленский үзе дә раслады.

РИА Новостида сәясәтче Владимир Батюк әйтүенчә, Джо Байденның Киевка килүе – символик жест, бу – Американың алга таба да Украинага ярдәм итәчәген аңлата. Россия – АКШ мөнәсәбәтләренә бу визитның тәэсире булмаячак, чөнки бу мөнәсәбәтләр инде юк дәрәҗәсендә, дигән Владимир Батюк.

«Джозеф Байден, Киевка рәхим итегез! Сезнең монда килү – барлык украиннар өчен ярдәм», – дип язган ул «Телеграм» каналында һәм уртак фотоларын урнаштырган.

Байден хәбәр иткәнчә, Украина тагын 500 млн долларлык хәрби ярдәм алачак, бу хакта рәсми рәвештә иртәгә – 21 февральдә игълан ителәчәк. The New York Times басмасы мәгълүматларына караганда, Байден Киевка Польшадан 10 сәгать поездда килгән. Аның килүе турында, иминлеген кайгыртып, игълан ителмәгән, диелә хәбәрдә. Бу – аның 2020 елдан соң Украина башкаласына беренче мәртәбә килүе.

Шәһәр үзәге иртәдән үк ябылган була. Бүген, 20 февральдә, АКШ Президентының Польшага 2 көнлек сәфәре планлаштырылган була. Аның Киевка киләчәген Ак йортта берничә мәртәбә инкарь иттеләр. Кичә Politico басмасы хәбәр иткәнчә, Байденның ярдәмчеләре «аны чик аша Украинага яшерен рәвештә алып чыгу» турында уйлаган, әмма ахырда, ул Украинага бармаячак, диелә, чөнки ярдәмчеләре аны куркыныч астына куюны «моңа лаек түгел» дип саный.

Шушы көннәрдә Украина Президенты Владимир Зеленский да Польшага киләчәк, дип яза Польша матбугат чаралары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100