Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка президенты Дональд Трампка импичмент булачакмы?

АКШ президентын 2016 елгы сайлау кампаниясе вакытында сөяркәләренә акча түләүдә гаеплиләр .

news_top_970_100
Америка президенты Дональд Трампка импичмент булачакмы?

Дональд Трампны шәхси адвокаты “сату” сәбәпле, АКШ президентына импичмент булырга мөмкин. Адвокат Майкл Коэн сөйләвенчә, ул Дональд Трамп кушуы буенча өлкәннәр өчен фильмда төшеп танылган актрисага һәм Playboy эротик журналы экс-моделенә акча түләгән. Кызлар бу акчаны алгач, 2016 елгы сайлау кампаниясе вакытында президент белән булган “якын мөнәсәбәтләре” турында  сөйләмәскә тиеш булалар, дип яаза РИА Новости сайты.  

Сәяси шантаж ясаган әлеге ике кызны җавапка тартырга кирәк кебек. Ләкин сәясәтчеләр президентны импичмент белән җәзага тартылуын таләп итә. Президентның сөяркәләренә дәшмәү өчен 15 мең доллар түләве аны вазифасыннан азат итәргә җитәрлек дәлил дип саный. Трампны дәшмәү өчен акча түләп, сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итүдә гаеплиләр. Әгәр аның “шәхси скандалы” сайлау кампаниясе вакытында билгеле булса, нәтиҗәләр бөтенләй башкача булыр иде дип фаразлана.

Трампның китәсе килми

АКШ Президенты Дональд Трамп Рейтер агентлыгына импичмент өчен борчылмыйм дип белдергән. Чөнки ул “бернинди дә начарлык эшләмәвен” әйтә, ә 2016 елгы сайлау кампаниясе алдыннан бу хатыннарга адвокат Майкл Коэн аша түләгән акчасы кампанияне финанслау законын бозмаган дип әйтә. АКШ президенты импичмент булса, халык баш күтәрәчәк дип куркыта.

Трамп китсә, кем киләчәк?

Киләсе сайлауларга кадәр бушаган урынга Трампның көндәше - республика партиясе вәкилен сайлау ихтималы зур. Әгәр импичмент Трампка гына игълан ителә икән, дәүләт башлыгы вазифасын үтәүгә вице-президент Майкл Пенс керешергә мөмкин. Ул халыкара мөнәсәбәтләр сәясәтендә Трампның тарафдары булып санала. Үз вазифасында ел ярым эшләү дәверендә Россиягә АКШ президентының “сигналларын аңларга” киңәш итте. Моннан вице-президентның Мәскәүгә тагын да ныграк катгый карашта булуын аңларга була.

Трамп китсә, нәрсә үзгәрәчәк?

Россиягә булган каршылык фонында Трампка импичмент игълан итү һәм Ак йортка консерватив республиканецларның килүе Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыру ихтималын киметә. Халыкара мөнәсәбәтләргә ачыклык та кертмәячәк.

Шулай ук белгечләр халыкара финанс базарында АКШ президенты импичментыннан турыдан-туры бәйлелек күзәтелми дип белдерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100