Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка президенты Дональд Трамп ифтар уздырган

news_top_970_100

АКШ президенты Дональд Трамп «Ак йорт»та ифтар уздырды – мөселманнарда изге рамазан ае уңаеннан кичке ашны кабул итте. Бу хакта Американың «The Hill» газетасы яза.

«Рамазан Мөбарәк!» – дигән дәүләт башлыгы бәйрәм уңаеннан тантаналы мөрәҗәгать барышында.

Трамп шулай ук узган елгы президент сайлауларында мөселман өммәтенең рекордлы ярдәмен тоюын искә төшергән һәм ышаныч өчен җавап кайтарачагына ышандырган. «Мөселман җәмгыяте ноябрьдә безнең белән булды, һәм мин президент булганда, мин сезнең белән булачакмын», – дип йомгаклаган дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, Трамп Якын Көнчыгыш төбәгендә сакланучы тотрыксызлык турында искәрткән, Израиль һәм ХАМАС Палестина радикаль хәрәкәте конфликты тәмамлануга мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Узган елның 23 сентябрендә Трампны сайлауларда Мичиган штатындагы Хамтрамк шәһәре мэры Әмир Галиб ачыктан-ачык хуплады. Бу торак пунктта АКШ тарихында халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил итә. Башлангыч тикшеренүләр буенча, 2024 елда Трамп өчен, ким дигәндә, 2020 елгы сайлауларга караганда, әлеге дин вәкилләре 6 тапкыр күбрәк тавыш биргән.

@realdonaldtrump

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100