Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка кешеләре чыннан да өйгә аяк киемен салмыйча керәме?

Америка кешеләре чыннан да өйгә аяк киемен салмыйча керәме?

news_top_970_100
Америка кешеләре чыннан да өйгә аяк киемен салмыйча керәме?
Киноларда Америка кешеләре өйдә дә аяк киеме киеп йөргәнен күрсәтәләр. Бу чыннан да шулаймы икәнен Крис исемле АКШ кешесе социаль челтәрдә аңлаткан, дип яза "Челнинские известия" сайты.

Америкада чыннан да фатирга кергәч, аяк киемен салмыйлар. Анда урамдагы газоннардан пычрак таралмый, юлдан тузан очмый. Атналар буена ботинканы чистартмыйча йөреп була, чөнки алар пычранмый. АКШта машиналарны да айга бер тапкыр гына юалар.

"Диванга аяк киеме киеп яту - кинода гына. Аяк киеме салганны кинога төшереп акча әрәм итмиләр", - дигән Крис.

АКШ кешеләре, өйгә кунак чакыргач, аңа аяк киемен салмаска әйтә. Чөнки фатирда аяк киемен салып йөргән чит кеше шәхси пространствога бик нык узып кергән дип исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100