Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка армия министры Кристин Вормут Украинадагы конфликтның кайчан бетәчәген белдерде

news_top_970_100

Украинадагы конфликт алдагы 1-2 елда үзеннән үзе хәл ителергә мөмкин, дип саный Америка армия министры Кристин Вормут. Бу хакта news.mail.ru сайты яза.

«Украинадагы сугыш алдагы 1-2 елда үзеннән-үзе хәл ителер, дип уйлыйм. Без Путинның Украина территориясен тагын яулап алу ихтималы турында ныклап уйланырга, бу хакта борчылырга тиеш», – диде Вормут.

Шулай ук ул, Россия үз активында Хәрби-һава көчләре, Хәрби-диңгез флоты киберподразделениеләре мөмкинлекләренең күп өлешен саклый, диде. 

Узган елның көзендә Америка президенты Джо Байден конфликтны хәл итүнең бердәнбер шартын атады. 

«Путин Украинадан китмичә, конфликт хәл ителер дип уйламыйм», – диде ул. 

Украина Президенты Владимир Зеленский да шушы шарт яклы. Американың оборона министры Ллойд Остин Украинадагы хәрби хәрәкәтләр «нинди дә булса сөйләшүләр» белән бетәчәген дә фаразлады. 

Узган елның декабрендә Путин Мәскәүнең конфликтны тизрәк бетерергә омтылышы турында белдергән иде. Кремльдә әйтүләренчә, моның өчен «Киев режимына Вашингтоннан тиешле боерык кына кирәк». 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100