Җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәрләрен файдаланганда, читтән торып урлау куркынычын киметү өчен, почта, социаль челтәр яки эш сервислары парольләрен язмаска кирәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрен хокуксыз куллану белән көрәш идарәсендә сөйләделәр, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Куркынычларны киметү өчен, җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәрләрен кулланганда, почта, социаль челтәрләр яки эш сервислары парольләрен язмаска, шулай ук интернет-банкинг хезмәтләрен файдаланмаска һәм онлайн сатып алулар башкармаска кирәк», – дигәннәр идарәдә.
Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, 2025 елда Шереметьево аэропортында мессенджер кулланучылар аккаунтларына рөхсәтсез керү мөмкинлеге алу өчен билгеләнгән ялган керү ноктасын ачыклаган.