news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел ялларында эшләүчеләр икеләтә арттырылган түләү алачак

news_top
Яңа ел ялларында эшләүчеләр икеләтә арттырылган түләү алачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ял яки бәйрәм көннәрендә, шул исәптән Яңа ел ялларында эшләгән өчен ике тапкырга күбрәк түләнергә тиеш. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасының закон проектларына яки башка норматив актларга җәмәгать экспертизасы комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләде, дип яза Рен-ТВ.

«Яңа ел каникулының бөтен көннәре дә: 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр икеләтә күләмдә түләнә», – дигән ул.

Шул ук вакытта хезмәткәр бәйрәмнәрдә эшләгән өчен икеләтә арттырылган түләү урынына эштән өстәмә ял алуны сайларга мөмкин. Бу очракта ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы гадәттәге күләмдә түләнә, ә өстәмә ял көне өчен акча түләнми.

Белгеч сүзләренчә, эш бирүче хезмәткәрләрне бәйрәм көннәрендә эшченең үзенең ризалыгыннан башка чакыртып китерә алмый. Искәрмә булып һәлакәт урыннарында эшләүче, гадәттән тыш бурычлар үтәүче, халыкка хезмәт күрсәтүче һәм кичектергесез ремонт эшләрендә катнашучы хезмәткәрләр тора. Моннан тыш, иҗат өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә карата аерым кагыйдәләр кулланылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар