Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмәгать эшлеклесе, волонтер Рөстәм Гатин Лисичанскидан кыска ялга кайткан

news_top_970_100
Җәмәгать эшлеклесе, волонтер Рөстәм Гатин Лисичанскидан кыска ялга кайткан
https://chelny-izvest.ru, Чаллы мэриясенең "Телеграм" каналы https://t.me/nabchelnyofficial

Җәмәгать эшлеклесе, волонтер Рөстәм Гатин Лисичанскидан Чаллыга кайткан, ул биредә кыска ялын уздырачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Рөстәм Гатинның «Кыр кухнясы. Яр Чаллы» компаниясе бүген ипподромда тамашачыларны солдат боткасы белән сыйлый. Биредә Сталинград сугышының реконструкциясе уза.

Мәйданда интерактив күргәзмәләр оештырыла. Сугыш елы әйберләрен Чаллының тарих-туган якны өйрәнү музее күрсәтә, биредә хәрбиләргә хатлар да язып була.

Фестивальгә Чаллы мэры Наил Мәһдиев килгән. Ул әлеге акцияләрнең әһәмиятле булуын әйтә. «Бу хатларны укыганда, алар елый хәтта», – ди ул.

Рөстәм Гатин үзе Чаллыда февраль азагына кадәр булуын сөйләгән, аннары ул кабат Луганск Халык Республикасына китә.

«Бар да яхшы, бар да исән-сау, команда параллель эшли. Әлегә без монда, 1700 км ераклыктагы Лисичанскида әлеге минутларда тыныч халыкка 5 мең порция тараталар», – ди Гатин.

 

Фото: © https://chelny-izvest.ru, Чаллы мэриясенең «Телеграм» каналы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100