Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмәгать бәдрәфләрендәге кул киптергечнең нинди зыяны бар?

news_top_970_100

Галимнәр кул киптергечләрнең зыяны турында кисәтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Җәмәгать бәдрәфләренә куелган кул киптергечләр – бактерияләр үрчи торган урын, алар кеше өчен дә куркыныч. Эксперимент вакытында микробиологлар туклыклы тирәлек салынган махсус савыт – Петри чокырларын өч категориягә бүлә. Беренчесен ачык һавада калдыралар. Икенчесен кул киптергеч астына куялар. Өченчесен һава аз гына килә торган вентилятор кырыена урнаштыралар.

Эксперимент күрсәткәнчә, нәкъ менә кул киптергечтән килгән һава агымы бактерияләрне күбрәк тарата.

Кул киптергеч астына куелган савытта бактерияләрнең 18 дән 60 ка кадәр колониясе табыла. Вентилятор янындагысында 5 тән 12 гә кадәр була. Ачык һавада 1 колониядән дә кимрәк бактерия үрчи.

Әлеге бактерияләр арасында «Bacillus subtilis» дип аталганы туфракта була, ул кеше өчен куркыныч түгел. Ләкин галимнәр кисәткәнчә, кул киптергечләр куркынычрак микроблар да таратырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100