Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алып ыргыт, нәрсә кияүдән көләсең»: Гөлназ Асаеваны әнисе ачулана

news_top_970_100
«Алып ыргыт, нәрсә кияүдән көләсең»: Гөлназ Асаеваны әнисе ачулана
социаль челтәрләр

Гөлназ Асаевага әнисеннән бик шәп кенә «эләккән». Җырчы үзенең сторисларында ире Вильданны артык коры булуы өчен ачуланган. «Сүгеп барам әле менә Вильданны. Аз гына минем турыда уйларга кирәк бит инде, хатын-кызны кайгыртырга өйрәнергә кирәк... Әле генә таеп егыла яздым. Ә бу кулларын кесәсенә тыккан да китеп бара. Ичмасам, кулыңны бирсәң, минәйтәм. Абынып егыла күрмә, дип әйт инде, бер дә булмаса. Кеше ирләре ничек матур кыланалардыр инде. Минекеннән юк инде андый әйбер.

Үзен яратам инде, барыбер. Бәлки «сухарь» булганына күрә яратамдыр да әле, әйеме?» – дип сөйләгән Гөлназ.

Әлеге сторисларны, беренче булып, аны иң төп «хейтеры» – әнисе, җырчы Лилия Биктимерова тотып алган.

«Бигрәк инде син, Гөлназ! Нигә алай язасың. Синең менә, романтик түгел, дип әйтәсең килгән. Ә мин «сухарь» дип әйткәч, бер җебегән, бер юньсез ир, дип әйтәсең дип уйладым. Алып ыргыт, нәрсә кияүдән көләсең!» – дип тавышлы смс калдырган ул кызына.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лилия Биктимерова киявен баштарак бөтенләй ошатмый иде. «Вильдан белән очрашуыма әти-әниләр бик нык каршы булды», – дип, бу турыда Гөлназ үзе күп кенә интервьюларында сөйләде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 февраль 2024
    Исемсез
    Эниенне тынла, Голназ.ул гел доресен сойли.Турыга эйтэ, молодец!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100