Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Рамил Шәрәфиев рульдә килеш йокыга киткән

news_top_970_100
Алып баручы Рамил Шәрәфиев рульдә килеш йокыга киткән
Рамил Гали

Алып баручы Рамил Шәрәфиев рульдә килеш йокыга киткән. 

«Озын юлда йөргәндә йокы килсә, 10-15 минут булса да йоклап алырга киңәш ителә. Мин дә шулай эшләдем. Туктарга гына оныттым…

Инде бу хәлгә бер ел вакыт узган, Аллаһка рәхмәтем. Миңа да, машинага да бернәрсә дә булмады. Бик уңайлы төшеп утырдым. Берничә көн рәттән эшләнгән мәҗлесләр нәтиҗәсе иде ул. Шуннан соң үземә сорау бирдем: «Кирәкме бу сиңа, Рамил?» –  дидем. Мондый корбаннар белән «юк», әгәр дә каршы якка чыккан булсам, әйләнгән булсам? 

Кыскасы, бөтен акчаны эшләп бетереп булмый. Аллаһка шөкер итеп яшик», – дип киңәш биргән алып баручы виртуаль дусларына башыннан узганнарны сөйләп.

Рамил виртуаль дусларына видеорегистратор теркәгән видеороликны  да күрсәткән. Өенә ашыккан алып баручының машинасы башта әкрен генә юл кырыена төшеп киткән. Кабат кире юлга менгән дә, тагын бер тапкыр басу юлына таба «каерган». 

«Машина уены кебек булган бу, Ходай саклаган», – дигән аңа Зөлфирә Шәйдуллина. «Әкәмәт булган бу, брат», – дигән Булат Бәйрәмов. 

«Монтаж дип торам. Кайсы минутта уянып киттең син?» –  дип тә сораганнар. «Басу юлы башлангач», – дип җавап кайтарган Рамил. 

«Шундый очраклардан соң гына кайбер нәрсәләргә төшенәбез шул», «Үзеңне саклый күр, без сине яратабыз», – дигән комментарийлар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100