Алып баручы Газинур Фәйзуллин икенче тапкыр әти булган.
«Изге Рамазан аенда улыбыз дөньяга килде. 12 апрельдә кечкенә космонавт туды. Гаиләбезгә рәхим ит, улым», – дип яза ул социаль челтәрдә.
Космонавтика көнендә тугач, кечкенә егеткә «Юра» исеме кушарга тәкъдим итүчеләр дә булган. «Юра абый дәрәҗәсенә җиткәнче үсәргә дә үсәргә әле», – дип язып куйган Газинур. Әти-әнисе сабыйга Алим дигән исем биргән. Фәйзуллиннар гаиләсендә Асель исемле кыз да үсеп килә.