Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова «ТНВ»дан киткән

news_top_970_100
Алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова «ТНВ»дан киткән
"Ирек мәйданы" газетасының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Тапшырулар алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова «ТНВ» телеканалыннан киткән. Бу хакта «Ирек мәйданы» газетасы социаль челтәрдә хәбәр итә. Танылган тележурналист озак еллар эшләгән урыныннан китү сәбәбен дә атаган.

«21 ел эшләгәч, телевидениедән киттем. Биш төрле программада («Безнең Республика – безнең гамәл», «Канун, парламент, җәмгыять», «Адымнар», «Татарстан хәбәрләре» һәм «Новости Татарстана») хезмәт куйдым. Бик арылды, гаиләгә бөтенләй вакыт калмый башлаган иде. Җитәкчелекнең җибәрәсе килмәде, кайтырга уйласаң, телевидение ишекләре һәрчак ачык, дип озаттылар.

Хезмәттәшләремне сагынырмын инде, без бердәм идек. Бераз моңсу, әлбәттә. Аннан киткән кеше югалмый, дип уйлыйм.

Тормышымны үзгәртәсем килә. Августтан бер оешмада матбугат хезмәтендә эшли башлыйм», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 июль 2024
    Исемсез
    унышлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100