news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Әлфия Хәбибуллинаны сукбай эт талаган

news_top
Алып баручы Әлфия Хәбибуллинаны сукбай эт талаган
видеодан скриншот

Популяр алып баручы Әлфия Хәбибуллинаны эт талаган. Ул хәзер хастаханә юлларында йөрергә мәҗбүр. Бәла алып баручы туган авылы – Әгерҗе районы Салагыш авылына кунакка кайткач килеп чыккан.

«Хәерле төннәр, дуслар. Төнге икенче яртыда Әгерҗе район хастаханәсеннән репортаж ясарга булдым әле сезгә. Табиблар киңәше буенча, таң атканны көтеп тормыйча, хастаханәгә килдем. Чөнки мине урамда сукбай эт тешләде», – дип сөйләгән алып баручы үзенең социаль челтәрләрендә.

Әлфия Хәбибуллинаның яралары җитди булса кирәк, ул видеода кан саркып торган, бәйләнгән кулын да күрсәтте.

Алып баручының тизрәк савыгуын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар