Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Айнур Сөләйманов гаиләсендә зур югалту

news_top_970_100
Алып баручы Айнур Сөләйманов гаиләсендә зур югалту
"Татар-информ" архивы

Алып баручы Айнур Сөләймановның гаиләсе зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәшенең әнисе вафат булган. 

«Әниебез якты дөньяны ташлап китте. Хатынымның әнисе. Бик иртә, кисәк һәм көтелмәгән югалту...» – дип хәбәр иткән ул хәсрәте турында социаль челтәрләрдә.

«Никахтан соң ук мин аны «әни» дип йөртә башладым. Аның белән танышкан көннән алып искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә булдык. Шундый «әбием» булу белән мин чиксез бәхетле идем. Рәйсә әни бик зирәк хатын-кыз булды, безнең арага кермәде. Тормыш иптәшем белән тавышланган чакларыбызда да бер якны да якламады. «Сезнең гаилә – үзегез хәл итегез», – дия иде. Сәгыйтебезне – оныгын барыбызга караганда да ныграк яратты. Улыбызның бер әбисен башка күрмәячәге, аның мәхәббәтен, назын, үзен кайгыртуларын тоя алмаячагы бик кызганыч. Ләкин без киләчәктә балаларыбызга үзебез чиксез яраткан һәм хөрмәт иткән, хезмәт сөючән, кунакчыл, гадел кеше – әниебез турында һичшиксез сөйләрбез.

Ул һәрвакыт безнең йөрәктә, безнең хәтердә.

Кызыгызны миңа ышанып тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең өчен «кияү» генә түгел, «улым» була алганым өчен рәхмәт…

Соңгы тапкыр Түбән Камада никахта күрештек, гаиләбез белән бергә термаларда ял иттек. Бу – соңгы күрешүебыз булыр, дип кем уйлаган…» – дигән Айнур.

Иҗатташ дуслары Айнурның тирән кайгысын уртаклашып, юату сүзләре язып калдырганнар. 

Динә Закирова: «Урыны җәннәттә булсын. Хәсрәтегезне уртаклашам»;

Нияз Рахман: «Урыны оҗмахта булсын. Түземлек, брат, сезгә»;

Лилия Тимергалиева: «Зур югалту. Аллаһ сабырлык бирсен. Шундый җылы итеп язгансың, Айнур. Менә бу хөрмәт…»;

«Ай-яй, хатыныңның әнисенә карата язылган мондый эчтәлектәге, матур, тирән, рәхмәт белән сугарылган сүзләрне укыгач, күзгә, ирексездән, яшьләр килде. Рәхмәт, Айнур, бик мәгънәле, яхшылыкны аңлап, бәя бирә белә торган кеше икәнсең», – дигән комментарийлар бар алар арасында.  

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100