Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручылары сәхнәгә чыгарга оныткач, Зөфәр Билалов нәрсә эшләгән?

Илсур Мортаза Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов төркемендә эшләгәндә булган кызык вакыйганы искә төшергән.

news_top_970_100
Алып баручылары сәхнәгә чыгарга оныткач, Зөфәр Билалов нәрсә эшләгән?
https://www.instagram.com/mortaza_official/

Артист тормышы җиңелләрдән түгел. Өйләреннән еракка чыгып китеп, атналар-айлар буе гастрольләрдә йөргәндә, концерт арты концерт биргәндә әллә нинди кызык хәлләргә юлыга алар. Араларында кызганыч хәлләр дә булгалый. «Бәхеткә андыйлары сирәгрәк», — дип яза Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза, Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов оештырган «Аваз» төркемендә эшләгәндә булган бер кызык вакыйганы исенә төшереп. 

«Елын хәтерләмим, Зәйнәб һәм Зөфәр белән эшләгән чор. Чистай шәһәрендә концерт бара. Без ике алып баручы, минем «кулдаш” (напарник) — Рашад Гәләвиев. Ул вакытта группада 18 кеше исәпләнә иде, бик зур төркем. Хәтерләмим кем һәм нинди тема башлап җибәргәнен, ләкин без грим бүлмәсендә Зәйнәб тирәсенә җыелдык та, кызып-кызып сөйләшәбез. Зәйнәб тирәсенә җыелгач, сүзнең оеткысын ул салган булгандыр инде. Кайда, нәрсә эшләп йөргәнебез дә истән чыккан, сөйләшәбез дә сөйләшәбез. Безнең белән тавыш операторы Валентин гына юк, чөнки ул залда утыра, аның тавыш көйлисе бар (гомумән, тавыш операторларының урыны я залда, я артта, махсус бүлмәдә). Сүз аның турында түгел. Шулай бөтен дөньяны онытып сөйләшүебезне Зөфәр бозды. Бу вакытта ул сәхнәдә булган икән, аның барлыгы турында бөтенләй онытканбыз. «Берәрегез сәхнәгә чыгыгыз инде… «начар кешеләр», — диде, үзе генә түгел, барыбыз да яхшы белгән, тиз аңлашыла торган телдә!

Шулчак Рашад белән икебезнең дә искә төште — без бит алып баручылар, безнең урын күптән сәхнәдә булырга тиеш. Бәрелә-сугыла, бер-беребезне уздырыштан сәхнәгә ыргылдык. Атылып килеп чыктык сәхнәгә, бер-беребезгә карап тик торабыз, зал тып-тын. Бу җирдә нәрсә сөйләргә кирәк икәнлеген ни ул, ни мин искә төшерә алмыйбыз. Берничә секунд «аңсыз» халәттә эленеп торганнан соң ниндидер сүзләр белән дәвам иттек концертны. Көчкә чиратта нинди номер икәнен искә төштердек, кемдер сәхнә артыннан ишәрәләп аңлатты бугай (күмәк, тату, беребез өчен беребез җан атып яши идек ул чорда)…

Концерт үз чираты буенча дәвам итте, тәмамланганда Зөфәр тынычланган иде инде. Бәхеткә, теге махсус сүзләрнең без башын гына ишетеп калдык, дәвамын башкалар «рәхәтләнеп» тыңлап бетергәннәр. Соңыннан көлеп, Зөфәр сөйли сәхнәдә нәрсә эшләгәнен. «Соңгы җырымны җырлап бетердем, тамашачы кул чаба, баш идем. Гадәттәгечә алып баручыларның „Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов“ дигән тавышлары яңгырамады… Баш иеп бетердем дә кереп киттем. Сәхнә артында да берәү дә күренми. Ә халык кул чабуын дәвам итә, туктамыйлар. Яңадан сәхнәгә чыктым, кабат баш идем. Туктаусыз тегендә дә монда йөреп булмый бит инде, ике тапкыр баш игәч җиткәндер дип уйладым да, рәхмәт әйтеп кереп киттем. Грим бүлмәсенә килеп керсәм, Зәйнәб ана каз кебек барысын да янына җыйган да, халлап ярып утыралар!» — дип сөйләгән иде.

Артистлар да кешеләр бит, төрле хәлләр була, аның каравы искә төшереп сөйләргә күңелле!” - дип язган Илсур Мортаза социаль челтәрләрдә.  

Әлеге вакыйга язылучыларының кәефен күтәргән. «Дөньяңны оныттырырлык чибәр шул, Зәйнәб ханым», «Ай-яй, Зөфәр абыйга түземлек һәм сабырлык биргән икән», — дип язганнар.

«Искә төшердең, рәхмәт», — дип Зәйнәб Фәрхетдинова да комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100