Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Зөһрә Уразбахтина «Ак Барс TV»дан китә

Бу хакта Зөһрә үзенең инстаграм челтәренә пост урнаштыргач билгеле булды.

news_top_970_100
Алып баручы Зөһрә Уразбахтина «Ак Барс TV»дан китә
Зөһрә Уразбахтинаның инстаграм аккаунтыннан

2019/2020 сезонында Казан клубы «Ак Барс TV» дип исемләнгән проект ачып җибәрде. Әлеге проект тапшыру форматында уен алдыннан, периодлар аралыгында ТНВ телеканалында эфирга чыкты. Проектның алып баручылары Зөһрә Уразбахтина белән Мәхмүд Аракаев булдылар.

Зөһрә сезон дәвамында җанатарларда төрле хисләр уятты: кемнәрдер аңа сокланып, «яраткан алып баручыбыз» дисә, калганнары аны ошатмадылар.

Бу көннәрдә Зөһрә үзенең инстаграм битендә бик кызыклы пост урнаштырды. Анда ул популяр булган федераль спорт каналының хэштегын куеп, студиядән фото керткән. Аннан тыш, җанатарларга:

«Барлык нечкәлекләр — бераз соңрак», — дип язып куйган.

Шулай ук алып баручы үзенең инстаграмына спорт телеканалы студиясеннән сторизлар керткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100